ИСЕРЕК с. 1. 1) Исерткеч эчемлек кулланудан аек халәтен җуйган, исерткеч эчемлек эчеп исергән. Хәер, көткәнгә генә озак тоелгандыр, әнә чаттан бер исерек бәндә алпан-тилпән атлап килеп чыкты. Ф.Яруллин. Гомерендә беренче тапкыр Гадилгә исерек хатын янында утырырга, аны юатырга, тынычландырырга туры килде. М.Маликова. Соңгы вакытта ул баракка, гомумән, бик соң кайта һәм еш кына исерек тә була иде. Г.Әпсәләмов 2) Исергән яки ярымаек хәлендә булган кешеләргә хас. Кемдер, егетләрдән берсе, гармун тартып җибәрде, кемнәрдер бераз исерек, шулай да матур, моңлы, кайгылы тавыш белән озын көйгә сузды. Г.Ибраһимов. Аларның тавышлары исерек, гармуннары бозык иде. А.Шамов. Кыз юк сәбәптән дә көлә башлады. Табында яңгыраган һәр исерек сүз үткен, зирәк булып тоела иде. Л.Ихсанова 3) күч. Шатлык, мәхәббәт, бәхет һ.б.ш.лар тәэсире астында башы әйләнгән, әсәрләнгән. Мин бүген болай да исерек: һаваның сафлыгы, табигатьнең матурлыгы, дөньяның гүзәллеге, яшәүнең күңеллелеге исертте мине. А.Шамов 2. и. мәгъ. 1) Исерткеч эчемлек эчеп исергән кеше. Мәдинә, шул томанлы әчкелтем-төчкелтем һава эченнән өстәл кырыендагы иске урындыкларга, тәрәзә төбенә утырган исерекләргә тагын бер тапкыр күз йөгертеп, зур сандык өстендәге ике хатынга таба атлады. К.Нәҗми. Аек кешенең зиһенендә йөргәннәр һәммәсе дә исерекнең теленә килә, диләр бит. К.Миңлебаев 2) Исереклек. Шуңа күрә Гаязның мине исереккә исәпләп, Низамыйлардан араларга тырышуы миңа бераз тынычлык бирде, һәм мин юри башымны исереккә салдым. М.Әмир ◊ Исерек баштан Исерек хәлдә, исерек көенчә, исереклек белән. Исерек баштан шайтан котырткандыр инде. Пошины Харис белән мин аттым. М.Насыйбуллин. Исерек баштан әйтелгән бу сүзләр, утыз ел үткәч тә онытылмаслык булып, Хәдичә апаның күңеленә сеңеп калган. М.Маликова. Бер кичне Илфир үзен ятим иткән әтисен – Мөхетдиновны кыйнап ташлады. Билгеле, исерек баштан. Х.Камалов |