ИСЕМ-ЧАП җый. и. Кемнең яки нәрсәнең дә булса яхшы яки начар сыйфатлары турында туган гомуми фикер; дан, танылганлык

Исем-чабы таралу Яхшы яки начар яктан даны чыгу, таралу; шөһрәт казану. Берсе – олуг юлларны кисүче ---, икенчесе бик данлыклы, бөтен дөньяга исеме-чабы таралган мөхәррир – китап язучы. Г.Тукай. Исем-чабы чыгу к. исем-чабы таралу. Бу арада Газиз үзе генә эшне изеп ташлады әле. Кафер кызы белән йөри, дип, исеме-чабы чыгып тора. Ф.Әмирхан. --- Гыйльфан агайның буйга артык калку булмасалар да, төскә-биткә күркәм, исемнәре-чабы чыкмаган төпчекләре егерме бердә дә ата йортында иделәр. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә