ИСЕМ-ФАМИ’ЛИЯ җый. и. Исеме һәм фамилиясе. Кичәнең программасы һәм катнашучыларның исем-фамилияләре афишаның яртысыннан күбрәк урынын алып [тора]. Ш.Камал. Наҗия, уку елы башланганчы ук, күпчелек укучыларын йөреп чыккан, күбесенең исем-фамилияләрен дә хәтерендә калдырган кебек иде. Р.Хафизова. Мин сезгә үз исемемне әйтмим. Сез мине исемем-фамилиям белән хәтерләмисез дә, ә чалымым белән хәтерләргә тиеш кебек. Г.Әпсәләмов |