ИСЕМСЕЗ с. 1. 1) Исеме билгесез; исем бирелмәгән. Әгәр шулай икән, исемсез бандит --- үзенә сыеныр урын эзләячәк. З.Фәтхетдинов. Тиздән без диңгездәге бер исемсез утрауга киттек. Ә.Гадел. Тарихтан беләбез: дөньяда бер халык та океан эчендәге исемсез атау кебек үзенә генә аерым яшәмәгән ---. Х.Сарьян 2) Кем язганы билгесез, авторы күрсәтелмәгән, имза куелмаган. Боларга, урамга чыксалар, «шпион!» дип кычкыралар, --- өйләренә кайтсалар, исемсез хатлар берлән боларның котларын алалар иде. Г.Исхакый. Мөдәррисов үзенең героен, ягъни мине, исемсез хатлар язуда гаепли. Л.Ихсанова 3) Билгесез, халыкка танылмаган. Теплоход хезмәткәрләре дә артистлар белән танышып, дуслашып, бергә күңел ачып баралар икән. Исемсез яшь артистлар матрослар белән табындаш булганнар. Р.Батулла 2. рәв. мәгъ. Исеме булмаган килеш, исем алмаган килеш. Малай бер ай исемсез яшәде. М.Мәһдиев |