ИСЕМЛЕК и. 1) Җанлы яки җансыз нәрсәләрне исемләп тезеп, билгеле бер тәртип белән санап чыккан язу. Ванда шуңа барып җиткән ки, Германиягә коллыкка озату өчен исемлекләр төзеп йөргән. М.Маликова. Кайчандыр Сәлимнең исеме стена газетасында еш кына телгә алына, ата-аналар җыелышында мактаулы балалар исемлеге Сәлим белән башлана иде. Г.Гобәй. Август урталарында Асия институтка кабул ителүчеләр исемлегендә иде инде. Р.Мөхәммәдиев

2) Исем (9 мәгъ.) булу. Татар телендә кулланылган һәм кулланыла торган андый исем фигыльләрнең дә исемлек дәрәҗәсе бердәй үк түгел. В.Хангилдин

Исемлектән сызу 1) Кемне дә булса оныту, хәтердән чыгару; 2) Үтерү, юк итү. --- әнә Газыйм Дардиевны бандитлар үзләре үк «исемлектән сыздылар». З.Фәтхетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә