ИСЕМЛЕ с. 1) Нинди дә булса исеме булган, нинди дә булса исем белән аталган. Дуся түтәй гомерен Тимоша исемле ата мәчене тәрбияләп үткәрә. М.Маликова. Йөрәкне «үкенеч» исемле корт кимерә, кайтканда ук күңелгә килгән уйлар тынгы бирми. Н.Әхмәдиев. Әнисенең мондый акыллы сүзләренә Гүзәлия исемле гүзәл кыз каршы куярлык дәлилләр таба алмады. Ф.Яруллин

2) Исеме, даны киң таралган, күренекле, атаклы, данлыклы. Исемле йөгерек ирләр бүген көчләрен сынашмакчы. Г.Ибраһимов. Профессор Ильясова янында дежур торырга бик тәҗрибәле һәм исемле врачларны гына билгеләгәннәр ---. М.Маликова. --- карт --- язын-җәен нәрәтә белән балык аулап, кышын җәнлеккә капкын куеп, авылының исемле сунарчысы да булып яшәде. Ә.Еники

3) Берәр кеше исеменә атап бирелгән; иясенең, хуҗасының исеме язылган яки куелган. Кыз «солдатка» исемле балдагын бирә. Әкият. Исемле маузер. Исемле яулык. Исемле сәгать

4) Берәр кеше исеме белән бәйләнгән, аталган; махсус, гадәттәгедән югарырак. – Ректор исеменә җибәргәннәр [фоторәсемнәрне], – диде секретарь. – Хурлык, бөтен университет өчен зур хурлык бу! Күкрәгеңдәге комсомол значогыңны алып ташларга оныткансың, икейөзле Алла колы... Менә сиңа исемле стипендиат, комитет әгъзасы! Җ.Тәрҗеманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә