ИСЕМЛӘШҮ и. лингв. Башка сүз төркемнәреннән исем сүз төркеменә күчеп, аңа хас грамматик категорияләр алу, исемгә әверелү; субстантивация. Өстәвенә, төрки телләрнең типологик үзенчәлеге буларак, күпчелек фигыль формалары контекстта еш исемләшәләр. Татар теле морфологиясе. --- исем фигыльләр үзләренең грамматик билгеләре буенча күбрәк исемнәргә тартылалар, шуның өчен дә күпчелек очракта исем функциясендә киләләр яисә еш кына исемләшәләр. Татар грамматикасы |