ИСЕМЛӘ’Ү ф. 1. Берәр кешегә яки нәрсәгә исем кушу; атама бирү, ниндидер исем белән атау. Юкка ышанучы крестьяннар элек, «җен» дигән күзгә күренми торган нәрсә бар дип, шул җенне хурлау өчен, «иске чабата», «сыңар тәрәзә» дип исемлиләр иде. Х.Кәрим. Ничек булса булсын, безнең Хәсән дә шул көннән бу исемне эләктереп алган һәм рус арасында үзен Хәсән Абдрахимович дип атауга караганда, «Евгений Петрович» дип исемләүне артык күрә башлаган иде. М.Әмир. Бер составлы исем җөмләләрне, мәгънәләреннән чыгып, «атау җөмлә» дип исемләү гадәткә кергән. Татар грамматикасы 2. исемләп рәв. мәгъ. Исеме белән атап, исеме белән әйтеп. Кызга исемләп дәшү |