ИСЕ’М КУШУ ф. 1) Кеше тугач, аңа билгеле бер шәхси атама беркетеп кую. Балага исем кушарга кирәк булгач, син теш арасыннан әче көлү белән: – Дездемона, Розалия, Луиза, Офелия кушыйк, – дип, йөрәккә тоз салдың. Г.Кутуй. Бездән соң да бала-чагага исем кушасы, --- үлем-җитем булса, йоласын китереп җирлисе булыр. Р.Кәрами. Күп тә үтми Айгөл аңа ир бала таба, аңа Сөябел дип исем кушалар. М.Хәбибуллин

2) Кушамат тагу

3) Атама бирү, атау. --- әбинең каршы килүенә карамастан, «Изге Гөлзәйнәп» дип исем куштылар атауга. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә