ИСЕ’М БИРҮ ф. 1) к. исем кушу. Балалар йортыннан бер ятимне тәрбиягә алды һәм балага Фәрит исемен бирде. Г.Мөхәммәтшин 2) Кемне яки нәрсәне булса дә исем белән атау. Шунда ук без команда төзедек. Аңа «Өянке командасы» дигән исем бирдек. Г.Сабитов. – Балаларны «вак җеннәр» дип ирештерәләр, – дип еламсырады Җәмлиев. – Елап керәләр. Ул чокырдан минем исемне, зинһар, алыгыз. Башка исем бирегез. Х.Камалов 3) Кемгә булса да кушамат тагу. Шатлык чәчеп йөрүеңә синең «ирдәүкә» дип исем бирделәр. Ш.Маннур. Безнең Әзизгә, шулай ук машина маркасына охшатып, «А-ЗИС» дип исем бирделәр. Г.Сабитов |