ИСЕМ и. гар. 1. 1) Кешегә тугач та бирелә торган шәхси атама; ат. Кайчандыр Сәлимәнең исеме мәктәп стена газетасында еш кына мактап телгә алына, --- иде. Г.Гобәй. Тәбрия Гадилнең үзенә текәлеп караганын сизде, уңайсызлануын яшерү өчен сүз башларга ашыкты: – Бу кеше дөньяда шактый яши инде, ә исеме юк әле. М.Маликова. Баланың исеме, табигый ки, бала тууны теркәргә килгән кеше әйткәнчә язылып куела. Тигез гомер итегез!

2) сир. Кешенең шәхси атамасы һәм фамилиясе. Аргы баштагы ишеккә яңа язу кадаклаганнар: «Нурханова Фидая Госмановна». Сирәк исем, телгә дә бик үк җайлы түгел сыман. М.Маликова. --- мине Губин исеме белән якындагы концлагерьга китерделәр, аннан өчәү качтык. З.Фәтхетдинов. Азат Вергазов исеме олы әдәбиятта ныклап 1975 елда гына күренә башласа да, ул инде сигез китап чыгарырга өлгерде. Р.Сверигин

3) Кеше яисә хайван кушаматы. Килгән көнне үк, тиктормас аюга матрослар, сүз куешкандай, Михаил Топтыгин дип исем куштылар. Н.Әхмәдиев. Кушаматын да үзем бирдем: «Шаман». Яңгырап тора, шомлы да үзе. Малайларга шундый исем кирәк. М.Насыйбуллин

4) Төрле предмет, күренеш, әйбер һ.б.лар атамасы. Зур бер табак кәгазьне дүрт битле газета итеп яздым. Иң башта – газетаның исеме: «Сәлам». М.Әмир. --- дүрт битле район газетасының ике подвалын тутырып, «Батырлар үлми» дигән исем белән, Тәүгиз турында очерк басылып чыкты. Х.Камалов. – Мин ул парник хуҗалыгының исемен үк үзгәрттерәчәкмен әле! – ди Әнвәр, кайнарланып. – Совхоз итәчәкмен мин аны! М.Маликова

5) Күрсәткән хезмәте өчен кешегә бирелә торган мактаулы атама. Баш рольне уйнатсалар, миңа «РСФСРның атказанган артисты» исемен бирергә туры киләчәк. Шуңа куркалар. Исемне бирәселәре килми, жәллиләр. М.Маликова. Партбюроның һәм төзелеш комитетының берләштерелгән утырышы үзенең кичәге карары белән сезнең коллективка «Коммунистик хезмәт бригадасы» дигән мактаулы исем бирде. Р.Кәрами. «Герой» исеме турында сүз тимер юл күперен бомбага тотып кайтканнан соң кузгалган иде. М.Юныс

6) Кешенең бер өлкәдә квалификациясен яки эш-хезмәттә тоткан урынын рәсми билгели торган атама; дәрәҗә. --- Хрущёвка тәлинкә тоткан һәм шуның белән тамак туйдырган, фән кандидаты, докторы дигән исемнәр алу өчен ниләр генә кыйланмаган галим-голәмә хәзер Никита Сергеевич Хрущёвны сүгә. Н.Әхмәдиев. --- профессор-фәлән дигән зур исемнәрне алгач, шул дәрәҗәләренә күрә урыннар --- биләгәч, боларны рус, яһүд, чуваш галимнәре алдында күрсәтергә оят була башлады. М.Мәһдиев. 1759 елның январенда Петербург Фәннәр академиясендә «член-корреспондент» дигән яңа фәнни исем кертелә. Ә.Хуҗиәхмәтов

7) Нинди дә булса бер эшчәнлек өлкәсе атамасы. «Рәссам» дигән зур исемең бар, дәрәҗәң бар ---. З.Хөснияр

8) Кайбер кешеләрнең үзенә алган уйдырма исеме яки фамилиясе. – Ә минем исемем – Андрей. – «Андрей» үз исемегезме? – Кыз Зәкинең икеләнеп торуын күргәч дәвам итте: – Димәк, кушамат? – Әйе, бу – минем кушаматым. З.Фәтхетдинов

9) лингв. Предметны, затларны, күренешләрне белдерә, атый һәм килеш, тартым, сан белән төрләнә торган сүз төркеме. --- татарда бернәрсәнең үзен, затын аңлаткан сүзләр исем --- була, дигән әсасны кабул итәргә туры килә. Җ.Вәлиди. Исем --- җөмләдә, күбесенчә, фигыль белән бәйләнешкә кереп, ия, тәмамлык, икенче бер исемне ачыклап, аергыч булып та килә. Татар грамматикасы. Җөмләдә исем теләсә нинди җөмлә кисәге булып килә ала. Татар теле

10) күч. Танылганлык, дан, шөһрәт. Аннары исемнәр турында… Мин егерме ел эшлим, ләкин минем исемем дә, наградаларым да юк. Г.Әпсәләмов

11) күч. Кемнең яки нәрсәнең дә булса уңай яки кире сыйфатлары турында туган гомуми фикер; дан. «Саран» дигән исемеңне чыгартмас өчен, кеше алдында хур булмаслык яшим дип, үзеңә күбрәк тота башлыйсың... Г.Ибраһимов

12) күч. Абруй, авторитет; дәрәҗә. Ә авылда аның тормышы азмы-күпме көйләнгән, эшендә дә «Гөлшәһидәбез» дип кенә торалар, халык алдында да исеме бар. Г.Әпсәләмов

13) Нинди дә булса төркемгә яки оешмага карауны күрсәтә торган атама. – Үз-үзеңне, дәрәҗәңне җиңәргә өйрән! – диде Зәйнанов. – Ни өчен «коммунист» исемен йөртәсең? Х.Камалов. – Сез, иптәш Вәзыйхов, эчеп-исереп, семьяда тавыш, җәнҗал куптарып йөрүегезне, хатыныгызны рәнҗетүегезне акларга уйлыйсызмы? «Коммунист» исемен пычратырга ирек бирмәбез! – диде Кадыйров. Н.Әхмәдиев. Сез дә Ленин төзегән партия члены исемен йөртәсез ләбаса!.. М.Хәсәнов

2. с. мәгъ 1) исемендәге Берәр кеше хөрмәтенә яки берәр вакыйга уңаеннан аталган. Мине язу машиналары эшли торган заводның Вахитов исемендәге пионерлар отрядына вожатый итеп күчерделәр. А.Алиш. Бу хатны мин язам сезгә. Мин – Сөмбел Булатова, Советлар Союзы Герое Сәфәр Имашев исемендәге пионер дружинасының дружина советы председателе. Г.Сабитов. Менә Жан, мәсәлән, «Кара» дигән берәү җитәкләгән отрядны белә. Суворов, Невский, Ленин комсомолы исемендәгеләре дә шушы тирәләрдә генә югыйсә. Ш.Рәкыйпов

2) исеменә юн. кил. Кемгәдер адресланган, билгеләнгән, юнәлтелгән. Кичә Мортаза Шәрипов дирекция исеменә --- аңлатма язып бирүне тәкъдим итте ---. Р.Ишморат. – Тагын бер кәгазь кирәк булыр, – диде полковник. – Хатын-кызлар төрмәсендәге баш табиб исеменә. М.Маликова

3. исеменнән рәв. мәгъ. чыг. кил. 1) Берәр кеше, оешма яки коллектив кушуы, әйтүе, соравы, теләге, үтенече буенча; аларның вәкиле буларак. Раушания күчеп киткән елны ук үлеп киткән икән. Аның исеменнән сеңлесе Румия хат язып яткан. З.Мәхмүди. – Шәп эшләдегез бит, егетләр, көтмәгән идек, – ди совхоз директоры. – Сезгә әнә совхоз идарәсе исеменнән бүләк китердем. Г.Сабитов. Комсорг җәмәгатьчелек исеменнән кыскача гына речь белән туйны ачып җибәрде. Х.Камалов

2) Берәр кешегә яки оешмага, коллективка бирелгән хокукларга таянып. Әкрен кыймылдый торган булсалар, Совет исеменнән кыздыр үзләрен. И.Гази

Исем алу Теге яки бу эшләре, холкы белән уңай яки тискәре яктан билгеле булу; дан, шөһрәт, ат казану. Һәм шул эштә эшли торгач, Мактаулы бер исем алырсың. З.Маннур. «Бурсык» исемен алган Альберт Галиков – мафиянең тәэминатчысы, вак кибетләр хуҗасы, каракның да бик комсызы, конарсызы. Г.Гомәр. Нәтиҗәдә, артта сөйрәлгән коллектив бөтен юллар төзү идарәсендә, иң беренчеләрдән булып, «Коммунистик хезмәт коллективы» дигән мактаулы исем алуга иреште. М.Хәсәнов. Исем буяу к. исеменә тап төшерү. Аларын үзе дә җиренә җиткереп эшләргә тырышыр инде. Исемен буярлык итмәс. Кем бүләкләре, дигәндә, Исмәгыйль бүләкләре, дип кычкырып торырлык итәр. М.Фәйзи. – Ул ирнең исемен буяма, Сәрия. – Абау ла, хараплар икән! Әллә синең Арысланың ап-ак оекбаштан гына болытлардан сикергән фәрештәме? Н.Гыйматдинова. Исемгә чыгу Уңай яки тискәре яктан билгеле булу, дан таралу. Авыл хатыны булса да үткен нәрсә икән: шул җырлаудан исемгә чыгып, үзен шәһәргә алдырганнар. Г.Ибраһимов. Яратмасам да, әби, бу – бик зур оят эш бит, кеше күзенә нихәл итеп күренерсең. Кеше арасына исемем чыкса нишләрмен? Г.Камал. Исемдә генә 1) Элеккечә аталып та, үзенең элеккеге төп асылын, сыйфатларын югалткан әйберләр, күренешләр һ.б.лар турында. Меньшевиклар белән эсерлар --- үзләренең чын йөзләрен ачтылар, --- исемдә генә эшчеләр партиясендә йөргәнлекләрен күрсәттеләр! М.Гафури; 2) Сүздә берне әйтеп, чынбарлыкта шуның киресен эшләү, икейөзлеләнү, монафикълану турында. Исеме аклану Күрсәткән эше белән үзен аклап, элеккеге яки уйланылган тискәре фикерне юкка чыгару. Исеме (исемнәре) алтын хәрефләр белән язылу Ватанга, халыкка зур хезмәт күрсәтеп, тарихта исемнәре хөрмәт, ихтирам белән искә алына торган затлар турында әйтелә. Исеме астында Берәр кеше яисә оешма исеме белән, шул исем астында яшеренеп. Исеме бар, җисеме юк Исемлектә саналып йөреп тә, гамәлдә булмау. – Үсмерләр клубының исеме генә бар әле, җисеме юк, – диде капитан чыраен сытып. А.Вергазов. Исеме белән атау Хакыйкатьне, дөреслекне яшермичә ачыктан-ачык әйтү. Исеме генә калу (булу) 1) к. исемдә генә (1 мәгъ.). Россия өстендәге кара болытлар көннән-көн куера, --- хөррият союзлар тәмам бетте, хөррият матбугатның да исеме генә калып бара. Ш.Мөхәммәдев; 2) Юкка чыккан, беткән, үлгән, югалган булу. Исеме дә ишетелмәү Бөтенләй булмау, күренмәү, югалу. Исеме дә калмау Бөтенләй бетү, югалу, тарихтан, халык хәтереннән бөтенләй төшеп калу, онытылу. Шул золымнар тәмам бетеп, [реакциянең] исеме калмас җир йөзендә. М.Гафури. Исеме дә юк Бөтенләй юк; бөтенләй күренмәү, булмау. Исеме җәелү Уңай яки кире яктан билгеле булу. [Себер бае:] Сезнең монда бөтен дөньяга исеме җәелгән «Көфер почмагы» дигән чатыгыз кайда? Г.Камал. Исеме җисеменә муафыйк к. исеме җисеменә туры килү. Исеме җисеменә муафыйк һәм Камилә, Мөршидә; Булмыйдыр түзеп күралмый көн дә барып күршегә. Җыр. Исеме җисеменә туры килү Тышкы күренеше эчтәлегенә яраклы, муафыйк булу; нинди булып күренсә, асылы белән нәкъ шундый булып чыгу. «Машиналар каберлеге». Исеме җисеменә бик туры килә аның. Язгы-көзге пычракларда гына түгел, җәй урталарында да машиналар батып, ватылып ята монда. М.Хәсәнов. …Касә-күл! Исеме җисеменә туры килә икән. Тирән яшел касә төбендә, ялтырап, көзге кебек кечкенә генә, түп-түгәрәк күл [ята]. Г.Сабитов. Җамбулның теле болай да сөяксез. Исеме җисеменә бик туры килә. М.Әмирханов. Исеме китү Дан, шөһрәт таралу. Исеме киткән аның Зәй буена... С.Хәким. Исеме(н) күтәреп йөрү Кылган эше кешенең исеменә, дәрәҗәсенә, һөнәренә һ.б.ларга туры килмәү, лаек булмау. Җитәр инде, кәрәкә балыклары тотып, чалбар төпләребезне юешләп, «балыкчы» исемен байтак күтәреп йөрдек. Ф.Хөсни. Динчелек исеме күтәреп, суфыйлык сатып, яңа фикерләрне сүгеп, үзеңнең шәригать буенча йөрүең шушымыни? М.Фәйзи. Үч иткәндәй, «инженер» дигән исем күтәреп йөргән буласың ич, адәм мәсхәрәсе! М.Хәсәнов. Исемем (фәлән) булмасын Берәр нәрсәне һичшиксез эшләячәген ант итеп әйткән сүз. Шул… шул сарыктан синнән күбрәк акча чыгармасам, исемем Хәяли булмасын! А.Вергазов. Шушы беркатлы шагыйрьне дә хәйләләп отмасам, исемем хатын-кыз булмасын! М.Маликова. Мин, дип әйтә икән, ди, ни эшләсәм дә эшләрмен, шул Хафизаны Хафиз кулыннан тартып алмасам, дөньяда исемем Кәрим дә булмасын, дөньяда йөрмим, дип әйтә икән, ди. Г.Камал. Исемен аклау Кемнең дә булса гаепсезлеген раслау. Аңламассың бу ирләрне! --- Кичә, исемен акларга кушып, бөтен редакциягә шаулады, ә бүген «кирәге юк» имеш. Н.Гыйматдинова. Исеменә күләгә төшерү к. исеменә тап төшерү. Исемен пычрату. Мәгънәсез бер очрак аркасында, яшьләр минем яхшы исемемә шактый ямьсез күләгә төшерделәр. Г.Әпсәләмов. Исеменә күчерү Теге яки бу әйбергә, милеккә икенче кешене хуҗа, ия итү. Атасы уналтынчы елны ук --- хәзинәдән бер өлешен Швецария банкына, Әнвәр исеменә күчереп куйды. З.Фәтхетдинов. Ә йорт-җир – һәммәсе Сәйдә исемендә. Ялгыш итте Кәрим: үз исеменә күчерергә башы җитмәде. Ә.Галиев. Бер нәрсәне онытмагыз: мирас малын үз исемеңә күчерү, бер яктан караганда, һич тә мәҗбүри эш түгел. Юлдаш. Исеменә тап төшерү Кемнеңдер исемен пычрату, яманатын чыгару. Бу юньсез дә әтисенең исеменә тап төшерүдән тайчынмаган! М.Хуҗин. Җыр тынгач, укытучы сорау бирде: – Муса Җәлил исеменә тап төшермәскә, аны лаек йөртергә кирәк. Булдыра алырбызмы икән соң? Р.Хафизова. Без шәһәребезне чиста куллар белән төзергә тиешбез, ә менә Закирова кебек әхлаксыз кешеләр «архитектор» исеменә тап төшерәләр. М.Маликова. Исеменә язу 1) Теге яки бу әйбернең, милекнең, мирасның хуҗасы, иясе итеп рәсми билгеләнү. Ул йортның Апанаевларныкы икәнлеген белмиләр дә: чыбык очы кардәшләре исеменә язылган. З.Фәтхетдинов; 2) Кемне дә булса баланың әтисе итеп яздыру, балага аның фамилиясен бирү. Аның әйткәннәренә карап, районда баланы минем исемгә яздылар ---. Ә.Моталлапов. Исемендә булу Теге яки бу әйбернең кемнең дә булса милкендә саналуы яки исеме белән аталып йөртелүе. Монда бәләкәйрәк фирмалар мәзин исемендә булалар. Г.Тукай. Исемен селкү Кемне дә булса күп мәртәбә начар яктан искә алу. --- минем исемне болай да җитәрлек селкеделәр ул көнне. Ф.Хөсни. Исемен таплау к. исеменә тап төшерү. Кешеләр Нисадан Моназыйрның хәлен белешмәделәр, Моназыйр алдында Нисаның исемен телгә алсалар, бу аларга Таукашка ерак Пенза якларыннан килен булып төшкән Хәйрелбәрәшнең исемен таплау булыр кебек иде. М.Хуҗин. Исемен телгә алмау Берәр кеше яки нәрсә турында сөйләмәү, оныту. Летучкада профессор кеше күзенә күренмәслек итеп әрләр, дип көтте Гөлшәһидә. Ләкин летучкада профессор аның исемен дә телгә алмады. Г.Әпсәләмов. [Миләүшә] --- яңадан Әлфреднең исемен телгә алырмын димәгән иде. Ф.Яруллин. Исемен чәйнәү Кемнең дә булса кат-кат гайбәтен, яманатын сату. Исемен чыгару Кемгәдер начар исем тагып хур итү. Исеме телгә кермәү Кемне яки нәрсәне дә булса берәүнең дә исенә төшермәве, бөтенләй онытылуы. Нишләптер, Заһир абыйның исеме бөтенләй телгә кермәде ---. М.Маликова. Исеме телдән төшмәү 1) Кемне яки нәрсәне дә булса гел искә төшереп тору, һәрвакыт истә тоту. Шул кеше дә газетада эшли бит әле, дигән уй килде башыма. --- Летучкаларда исеме телдән төшми. Л.Ихсанова. Аның исеме телдән төшмәде. Кеше күзенә күренерлеге калмады Варисның. М.Хәсәнов. Хатыннар, кузгалып киткәч тә, Җәмит исемен телдән төшермәделәр. Н.Хәсәнов; 2) Исеме киң таралу. Партиянең егерменче съездыннан соң исеме телдән, --- төшми башлаган генераль секретарь Мәскәү язучылары --- белән очрашулар үткәрә икән, дип ишетәбез. Л.Ихсанова. (Фәлән) Исеме харам булсын к. исемем (фәлән) булмасын. Әгәр шушы Хәлилнең кулыннан Галиябануны тартып ала алмасам, Исмәгыйль исеме миңа харам булсын! М.Фәйзи. Исеме чыгу Яхшы яки яман яктан даны таралу. Кеше арасына исемем чыкса, нишләрмен? Бер исемең чыккач, кая барасың? Г.Камал. Авылда «кияүгә барып кайткан» исеме чыккач, Бибисада бала булдыру теләге туды. С.Сөләйманова. Исеме чыгудан куркып, күләгәдә шыпырт яшәргә теләгәннәр кулдан-кулга күчә китте. А.Гыйләҗев. Исем җәю Даны, шөһрәте таралу, дан казану. Шәкертләр, Җиһанша хәзрәт мәдрәсәсенә килеп, еллар үтеп, хәлфә булып исем җәйделәр. З.Һади. Исем казану к. исем алу. Асыл сөяк чабышкы атлар, үз тирәсендә исем казанган көрәшчеләр, шәп йөгерүче егетләр бу җыенга йөзәр чакрымнан киләләр ---. Г.Ибраһимов. Хәзер исә Камилә мәгълүм дәрәҗәдә исем казанган журналист булып үсеп җитте ---. М.Маликова. Исем китү Дан казану, дәрәҗәгә ирешү. Исеме киткән аның Зәй буена... С.Хәким. Исем күтәрү сөйл. 1) Берәр дәрәҗәгә ирешү яки хаксызга кимсетелү, җәберләнү турында. Син абзыеңны сәүдәгәр булмаска үгетләгәндә дә, үзең өчен куркып кына, «сәүдәгәр энесе» исемен күтәрү ихтималлыгыннан шикләнеп кенә үгетлисең. М.Әмир. --- «ирдән кайткан» исеме күтәреп, сезне дә оятлы итәсем килми. Р.Мулланурова. Иртәгә берәүсенең хәләле буласы ят ирдән җылы урлаган угры хатынга охшаган иде ул. Андый хурлыклы исемне күтәрүгә караганда, туңып үлүең мең өлеш артык иде. Н.Гыйматдинова; 2) Ниндидер исемгә лаек булу. «Архитектор» исеме күтәреп йөрүче кеше мин. М.Маликова. Кешеләр... дип уйланып калды Нургаяз. Кем белә, ә, бәлки, «кеше» исемен күтәрерлекләре булмагандыр. Р.Мөхәммәдиев. Исем өчен (генә) (булса да) 1) Бөтенләй, бер дә (табып булмау, очратмау һ.б.ш.лар турында); 2) Аз гына булса да. Комик актёр каптырган биш балыктан, исем өчен булса да, уха пешерделәр. С.Сөләйманова. Минсафның әле моңа тикле шушы сәнгатькә юри дә караганы, Зөбәрҗәтен исем өчен дә мактаганы булмады бит!.. Х.Сарьян; 3) Кечкенә генә. Укуны тәмамлаганчы, аннан да бигрәк, ата-анадан әдәп өчен генә булса да ризалык сорап, исем өчен генә булса да туй ясаганчы, мондый хәлне булдырмаска кирәк иде. М.Маликова; 4) Бер дә булмаганчы. – Минем урынбасар бар бит инде, тик эшләми генә, – диде Җәүһәрия көлеп. – Алай да торсын әле ул үз урынында. Исем өчен генә булса да. М.Маликова. Исем пычрату к. исеменә тап төшерү. --- милиция килеп эзләсен, каракның эзенә төшсен, абый! Ул чакта минем исемне берәү дә пычрата алмый. С.Зыялы. Гайбәтчеләр теленә кереп, берәүнең дә исемен пычратасы килми. Л.Ихсанова. Башка берәү булса, эшне аннан-моннан оформить итәр иде дә судка тапшырыр иде. Ә без, күрәсең, алай итмәдек. Ничек кенә булса да синең исемеңне пычратмыйча саклап калып булмасмы дип тырышу иде. М.Хәсәнов. Исем сату 1) Абруй, дәрәҗә төшерү, яхшы исемен пычрату. Сугыш миннән хыянәтче ясады. Юк, юк, мин исемемне дә, ватанымны да, халкымны да сатмадым. М.Әмирханов; 2) Берәр кеше турында гайбәт сөйләп, аның яманатын чыгару. Кыз баланың исемен сатарга оялмадылар инде [алар]. Н.Исәнбәт. Исем тагу Кемгә дә булса ниндидер сыйфаты яки гамәленнән чыгып хурлап, мәсхәрәләп атау. «Сатлыкҗан» исемен кешегә такканчы энәсеннән-җебенә кадәр тикшерергә --- кирәк. Я.Зәнкиев. Ә сез, тәти егетләр, аның шундый бәя биреп бетергесез хезмәтләре өчен, тоткансыз да аңар кимсетү исеме таккансыз. Г.Гобәй. Ә мине... «балта остасы» дигән исем тагып, мыскыл итеп, җыен хатын-кыз янына – корректорскийга күчерделәр. Х.Сарьян. Исем таралу к. исем җәю. Ә Әгъләм дигәннәре Минзәлә якларының бик тә хәлле, исеме тирә-яктагы авылларга таралган кеше була. Г.Ахунов. Исем тоту Берәр исем күтәрү, берәр исемгә, дәрәҗәгә лаек булу яки лаек дип саналу. Исем чәчү к. исем сату (2 мәгъ.). Эчерми булмый, беркөн ул мине тегендә күргән иде, эчертмәсәң, ул аннары бөтен дөньяга исемеңне чәчеп йөри. Г.Камал. Исем чыгару 1) Берәр кеше турында, гадәттә, начар хәбәр тарату, яман исем тагу. Ул бит Зиннәт турында «начар малай» дигән исем чыгарды. А.Шамов; 2) Нинди дә булса сыйфатлары белән үзен таныту, билгеле, атаклы, данлыклы итү. Ул инде исем чыгару өчен ниләр генә эшләми. Н.Исәнбәт. Ул – авылда атларының яхшылыгы белән исем чыгарган кеше. Г.Ибраһимов; 3) Шикләнүләргә, имеш-мимеш таралуга нигез булу, начар ат чыгуга сәбәп булу. Сафа абый, ташла син мине, зинһар, йөрмә, исемемне чыгарма! Күңелем шикләнә минем. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә