ИСБАТЛА’У ф. 1. Исбат итү, раслау, дәлилләү. Сүзнең көченә ышанмыйм мин. Аны бөтен гомерең белән исбатларга кирәк. М.Галиев. Монда бит сәеррәк килеп чыга: булган хәлнең булмаганлыгын исбатларга, ягъни Мәдинәнең ялганын фаш итәргә кирәк. Н.Вахитов. Митрополит Филарет закон проектын якламый, ул, христианлык тән җәзасы бирүне гаепләми, дип исбатлый. Россия тарихы 2. и. мәгъ. «Дәлил, факт, мисаллар» мәгънәсендә әйтелә. Фактлар кинәт аның алдына тау булып өеләләр, һәм аңарга яңадан-яңа исбатлаулар эзләргә, --- туры килә. Җ.Тәрҗеманов. --- исбатлау чылбырында җитмәгән төенне ачыклау юнәлешендә галимнәргә зур уңыш елмайды. Казан утлары Исбатлап карау Исбатларга тырышу. – Бу җинаять бит, – диде Фалия, аның томса күзләре зур булып ачылды, һәм таң калудан тырпайган керфекләре дерелдәп-дерелдәп алдылар. – Исбатлап кара, ир белән хатын арасына милиция дә керергә курка. Х.Камалов. Мәгәр авыл акны кара дип бара икән, исбатлап кара җилдән туган бала түгелен! Р.Мулланурова. Әгәр эш судка барып җитсә, мин әйтәчәкмен: Шамбасов кушуы буенча эшләдем, диячәкмен. Сез исбатлап карагыз. Т.Миңнуллин Исбатлап килү Күптәннән, электән үк даими исбатлау. Үзенең директор булуы белән Нәфисә Мэлска мөстәкыйль яши алуын, хәтта үзенең аннан югарырак та икәнен исбатлап килде. Ф.Садриев. Без моны үзебезнең яшәү рәвешебез белән, кылган гамәлләребез, тугандаш халыкларга, Ватаныбызга күрсәткән игелекләребез белән гасырлар дәвамында исбатлап киләбез. Р.Миңнуллин Исбатлап тору 1) Даими рәвештә яки туктаусыз исбатлау. Хәер, һәр империянең таркалырга тиешлеген тарих исбатлап тора. Р.Фәйзуллин. Ефетов кешеләргә гаять игътибарлы, эчке культурага ия булган чын интеллигент иде. Тышкы кыяфәте дә шуны исбатлап тора. Т.Гыйззәт 2) Сөйләү моментында, әле, хәзер исбатлау. Әдәс һаман: «Мин лаборатория бүлмәсенә кереп чыккан арада, бозау юк булды», – ди-ди, дәлилләп, исбатлап тора. Х.Камалов. Сүзләрен дәлилләп, исбатлап торуны кирәк тапмады. Т.Галиуллин Исбатлап үтү Эш барышында, сүз уңаенда исбатлау. Монысын да фән югарылыгында исбатлап үтәм мин үз хезмәтемдә. Ф.Баттал Исбатлап чыгу Һәрберсен, берәм-берәм исбатлау; башыннан ахырына кадәр исбатлау. Тарихи съездда яңгыраган «развитой» сүзенең аңы үскән кешегә генә түгел, җәмгыятькә карата да әйтелгәнен, борын-борынгыдан ук халык арасында, бигрәк тә Касыйм татарлары арасында кулланылганын исбатлап чыкты Сабуров. М.Галиев Исбатлый бару Һәрберсен, бер-бер артлы исбатлау. Гаеп ташлыйсыз икән, дәлилләр илә исбатлый бару кирәк. Р.Мөхәммәдиев Исбатлый башлау Исбатларга тотыну. Маһ-Гушнасп Алланың төрле рәвешкә керә алуын, ләкин кеше кыяфәтендә генә сурәтләүнең асылда адәм дәрәҗәсенә төшерү икәнен исбатлый башлаган иде – бүлдерделәр. Б.Рафиков Исбатлый тору Бер-бер артлы исбатлау Исбатлый төшү Тагын да дәлиллерәк, нигезлерәк итеп исбатлау |