ИСБА’Т ИТҮ ф. Берәр нәрсәнең, күренешнең, эшнең дөреслеген, чынлыгын, булганлыгын фактлар белән дәлилләү, раслау. Казнакай нефтьчеләренең, төзүчеләренең яхшы эшчеләр булуын гына түгел, ә менә дигән культуралы, сәхнә талантлары икәнлеген дә исбат итәргә тиешсез. М.Хәсәнов. Зәйтүнә бары тик үз ихтыярын чыныктыру, Әнвәр каршында ныклыгын исбат итү турында гына уйлый иде. М.Маликова. Ә Румовский нәрсә ди? Ачыкланмаган яки исбат ителмәгән бер нәрсә дә нигез итеп алынмый, дип яза бит. Җ.Тәрҗеманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә