ИСӘЮ ф. диал. 1) Бераз үсеп, акыл, аң керү, фикер йөртә башлау. Дөрес, медицина бу очракта безгә ярдәмгә килде, бераз исәймичә, баланы биреп җибәрергә ашыкмадылар. Ф.Хөсни. Гали дә исәйде, мәктәпкә барыр яшькә җитте. Рифә Рахман 2) Ныгу, физик яктан көчәю. Мин аны, тукта, бераз исәйсен, тукта, бераз буыннары ныгысын дип, --- яше җитсә дә, армиягә җибәрмичә асрадым. Ф.Шәфигуллин. Баштарак бала исәйгән кебек тә күренә башлаган иде. Ф.Хөсни. --- үрдәк балалары инде шактый исәйгәннәр. Г.Галиев 3) Арту, үсү. Атаклы профессорның шәкерте булып йөргәндә, дошманнарның шактый булачагын акылы исәйгән Нәҗип хәзер белә иде инде. А.Гыйләҗев Исәеп килү Акрынлап, аз-азлап исәю. – Васфиянең балалары исәеп килә, – дип сүз кыстырды әнисе. М.Хуҗин. Ярыйсы гына исәеп киләдер иде улыбыз, бәхетсезлеккә, юк кына чирдән әтиебез үлеп китте. Ф.Хөсни. Ә бу якта... кысрыкта, аның газиз хатыны – балаларының әнкәсе... Исәеп килгән ике улы! А.Гыйләҗев Исәя бару Торган саен ныграк исәю. Армасын өчен, Актырнакны күтәреп бара идем хәтта. Шулай йөртә торгач, көннән-көн исәя, елгырлана барды бу. З.Фәйзи. Балалар исәя барган саен, борчылу-мәшәкатьләре дә арта. Юлдаш Исәя башлау Исәергә тотыну Исәя төшү Бераз, берникадәр исәю. Бәләкәй генә исәя төшкәч, мин, ныгып та җитмәгән бала, җилкәләремә авыр тубал асып чәчү чәчтем. Г.Бәширов. Ул чагында Илдар да, исәя төшеп, кул астына керә башлаган иде. З.Фәйзи. Исәя төшү белән, ул аталы малайлардан калышмаска, алардан ким яшәмәскә ант итте. Ә.Моталлапов |