ИСӘРЛЕК и. диал. 1) Юләрлек, диваналык, ахмаклык, акылсызлык. [Кызның] Патроннары да бетте бугай, тынды. Мине куркыту өчен уйлап чыгарган идеме әлеге исәрлекне, әллә үзен-үзе тынычландыруы идеме? Х.Камалов. Башын әз-мәз исәрлеккә салып, беркайчан да зонада эшкә чыгып йөрмәгән матрос Попов, түшенә гәзитләрдән кисеп алынган Ленин ордены сурәтләрен тезеп, --- түш киереп йөрде. А.Гыйләҗев 2) Уйламый эш итү гадәте, кызулык. Акыллы кыз ул Миләүшә, бераз исәрлеге генә бар. Г.Гыйльманов. Исәрлегемә караганда акылым өстенлек иткәнгә, ялгышларымны, --- уйлап үкенсәм дә, --- үз-үземне акларга да көчем җитә! А.Гыйләҗев |