ИСӘРЛӘНҮ ф. диал. 1) Юләрләнү. Кызны алмаштырып куйдылармыни! Ул инде көлә-елмая, исәрләнә иде. Г.Гыйльманов. – Я инде, Юматша, исәрләнмә, – диде Диләфрүз кызарып һәм иренә күз кысты. Г.Әпсәләмов. Илфатның --- җырлап утырганын күреп, авылдашларының: «Я Хода, бу бала әллә исәрләнәме инде?» – дигән чаклары да булды. Б.Камалов

2) Зиһен таркалу, фикер чуалу. Күземә кеше күренмәс, колагыма аваз ишетелмәс булды. Исәрләндем тәмам... Э.Касыймов

3) күч. Ашкыну, җилкенү. Минем сине яратасым килә Яшь чактагы кебек, тилереп, һәм йөрисем килә исәрләнеп ---. Р.Миңнуллин. Таныш өянкегә сөялеп хәл алмакчы иде. Йөрәге нишләптер бик нык ярсып, исәрләнеп кага. Р.Мулланурова. Галиәхмәт исәрләнеп ашкынды, кабалануы сәбәпле, маңгаена тир бәреп чыкты. Ф.Яхин

Исәрләнә бару Торган саен, вакыт узган саен ныграк исәрләнү

Исәрләнә башлау Исәрлек билгеләре сизелү, күренү

Исәрләнеп бетү Тәмам, бөтенләй исәрләнү. Юкса әллә нинди исләр чыгарып, үзең исәрләнеп беткән идең бит инде! Л.Гыймадиева

Исәрләнеп йөрү Озак вакыт исәрләнү. Байтак вакыт шулай исәрләнеп йөргәннән соң, ул, кич утырып, Шәүрәгә хат язды. Г.Бәширов

Исәрләнеп калу Кинәттән генә исәрләнү. Аз була, бик аз була Викториянең болай исәрләнеп калган минутлары. Ш.Рәкыйпов

Исәрләнеп китү Кинәт, уйламаганда исәрләнү. [Ымсынай әби] Бертуктаусыз сөйләнә, ястыкны әле улларының берсенең исемен, әле икенчесенекен әйтеп сөя, күкрәгенә кыса иде. Исәрләнеп киткән хатынга ни дияргә дә белмәде Әминә. Я.Зәнкиев. – Безнең Кырмыскай бик карт, үз гомерендә күпне кичергән зат иде. Исәрләнеп китеп, ул сезнең юлга эләккәндер, – диде чит кырмыскаларның төркем башлыгы. К.Тәхау

Исәрләнеп тору Сөйләү моментында ниндидер тәэсир астында булу. Кухняда өстәл әзерләп йөргән Әлфия, нидер эзләп, бу якка чыкты һәм өстәл янында исәрләнеп торган Хафизга елмаеп, кире кереп китте. С.Шәмси



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә