ИСӘР с. диал. 1. 1) Юләр, дивана, акылга зәгыйфь, ахмак. Авылда чакта кызының шулай кинәт алмашынуына әнисе гаҗәпләнә, бераз исәррәктер син, дия иде. С.Сөләйманова. Тел белән әйтмәсәң дә аңлашыла, мин шыр исәр түгел. Ф.Яруллин. Хәнәфи --- кире миңа карап: – Исәр кеше кебек сорыйм әле, сез кайчан китәсез, абый? Х.Сарьян

2) Акылсыз, акылга ятышсыз, мәгънәсез. Малай чакның исәр истәлеге. И.Киньябулатов

2. и. мәгъ. Юләр, дивана, акылсыз, ахмак кеше. Ничек, үпкә-ачуың суындымы әле? Яле, битләреңне юып алыйк... Исәрем минем, диванам. Үзем дә инде тиле. Г.Гыйльманов. «Юләр белән исәрләрне җиргә чәчеп маташмагыз. Үзләре дә үсәрләр», – дип, белеп әйткән шул бабайлар. Т.Гыйззәт. Баштарак Әхнәфнең кыланмышларына гаҗәпләнеп караган классташлары --- малайдан көлә --- башладылар. Еш кына «җүләрләнгән», «исәр» кебегрәк сүзләр дә ычкындыралар икән. Ф.Сафин

Исәр әйтмешли Кем яки нәрсә турындадыр турыдан-туры үз исеменнән әйтергә килештермәгәндә кулланыла. Инде бераз әкренрәк барсаң да була иде, чөнки без, исәр әйтмешли, әллә егерме, әллә утыз машинаны артта калдырган идек. Н.Фәттах. Исәр баш Җиңел акыллы, иләс-миләс кеше, бер төпле акылга килә алмаган кеше. Мин, исәр баш, шәһәр буйлап чабып кайттым, ә ул мине «чүпрәкбаш» дип тиргәде. Д.Вәлиев. Суң, исәр баш, үзең уйлап кара, әниең белән бергәләп, терек-терек кенә фабрикка барып, --- киңәш-табыш итеп кенә яшисе урында... Г.Ахунов. Теге исәр баш мине күзәтмиме икән, апай? Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә