ИСӘП-ХИСАП I җый. и. 1) исәбе-хисабы тарт. форм. Берәр нәрсәнең саны, исәбе, хисабы, күплеге. Болар белән бергә өйгә әллә ничаклы суык һава керде, исәбе-хисабы булмаган «әссәламегаләйкүм», «исәнмесез», «саумысыз», «исәнмесез», «саумысыз»лап кодалар керде. Г.Ибраһимов. Авыл агайлары, шул елганы бөяп, маймычлар җибәргәннәр. Хәзер андагы сазан, кызылканат, алабуга, кәрәкә балыкларның исәбе-хисабы юк. С.Зыялы

2) Исәпләү, хисаплау, санау эшләре. Бераз үсә төшеп, мәктәптә исәп-хисап таный башлагач белде Тимерхан: бер дилбегә алты метрлы булса, биш дилбегә утыз метр була ич. Г.Ахунов. --- Җәүһәрия өчәр айлык исәп-хисап эшен бер утыруда башкарып чыгарга тырышкан. М.Маликова. Председатель белән счетовод исәп-хисап эшләре белән утыралар. А.Әхмәт. Сүзләрен, исәп-хисапларын түгәрәкләп бетергәннән соң, Хәйрулла абзый --- Заһидулланы шушында хезмәткә калдыра. Р.Низамиев

3) Хуҗалыкта, кибеттә, складта һ.б.ш. урыннарда сакланган товарларның күләмен барлау эше. --- тикшерүче Камалиев бүлмәсендәге шкаф шүрлекләре --- төрле-төрле исемлекләр, --- исәп-хисап кәгазьләре ---, кинотасмалар ише бихисап дәлилләр белән тулды. М.Насыйбуллин. Әхмәт балалар йортының контора сыман бүлмәсендә үзенең завхозы белән хуҗалык исәп-хисаплары тикшереп утырган чагында, Фәтхи килеп керде. Ш.Камал. Әхмәтсафа агай илә Тимергали кичкә кадәр исәп-хисапта, язу-сызуда булдылар. Ш.Мөхәммәдев

4) Үзара акчалата яки әйберләтә алыш-биреш. Интендантлык белән элекке исәп-хисапка 20 процент өстәргә [кирәк]. К.Нәҗми

5) Эшләнгән эш өчен түләү, түләнгән хак. – Торбаны томалаганнар, – диде Җәүһәрия. – Ә күпме алдылар? – Соңыннан сөйләшербез, диделәр. – Вакытында исәп-хисап ясау яхшырак булмас микән? М.Маликова

6) күч. Ике арадагы киеренке мөнәсәбәт, ачу, үпкә. Димәк, ярату тойгысы күп кенә исәп-хисапларны читкә ташлый, андый-мондый шартлар белән һич тә хисаплашмый булып чыга. Ш.Камал // сөйл. Үч алу, үч кайтару. Ну Акбирдин, исәп-хисап көне бер килер. --- Сөйгән кызымның күңелен суындырдың. --- Бәхилли алмам. К.Тинчурин

7) күч. сөйл. Файда. Хәзерге кеше дә, исәп-хисап корып, яратмаган кешесе белән өйләнешә, эшләгән җирендә түрәләргә ярарга тырышып ялагайлана. Ф.Фәтхелислам

Исәбе-хисабы булмау Санап бетергесез күп булу, бик күп булу. Шулай булса да бу урманның гөрләп утыруы, бигрәк тә аның язгы кузгалагы, көпшәсе, җәйге чәчәкләре, исәбе-хисабы булмаган җир җиләге, кура җиләкләре, карлыганнары, бигрәк тә көзге чикләвекләре минем күңелемне тарталар. Г.Ибраһимов. Исәбе-хисабы юк Бик күп. Тегеләй дә минем танышларның исәбе-хисабы юк. Ш.Камал. Анда татарча --- хикәяләр, кыйссалар өстенә, бик тәмләп --- язылган төрек романнарының да исәбе-хисабы юк иде. Г.Ибраһимов. Анда винтовкалар гына түгел, тупларның да исәбе-хисабы юк. Ш.Камал. Исәп-хисапны коры тоту Нинди дә булса хезмәт өчен түләү-түләтүне яки бурычны кайтаруны, үзара алыш-бирешне вакытында төгәлләү. Бирәчәге булса – түләр, алачагы булса – түләтер. Исәп-хисапны коры тота ул безнең бабай. К.Нәҗми. Исәп-хисапны өзү (алу) 1) Үзара акчалата алыш-биреш ясау; тиешле хезмәт хакы алу яисә түләү. Эшне бераз җыйгач, ул ялчының исәп-хисабын өзеп чыгарып җибәрде. А.Шамов. Балалар икесе дә Нурия белән китәләр, Солтан үз җае белән, ягъни Наркомзем белән исәп-хисапны өзгәч килә. Г.Ахунов. Нух белән дә исәп-хисапны тиз өзә ул. Ф.Галимуллин; 2) күч. Үч кайтару, үч алу. Сугыш башлангач, миңа немец илбасарлары белән исәп-хисапны өзү мөмкинлеге туды, һәм мин аны өзәргә кирәк таптым. А.Шамов. Гитлерчылар белән исәп-хисапны өзгәч тә, кече абыемны япон самурайларын тукмарга җибәрделәр. З.Вәли. [Миңнулла] Минем анда Кошкарев, Шишков, Соколовлар кебек контрлар белән исәп-хисапны өзәсем бар, дияргә теләсә дә, ул аларны белми бит дип, кире түнде. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә