ИСӘПСЕЗ-ХИСАПСЫЗ с. Исәбе, хисабы булмаган, бик күп, чиксез күп. Һәр ике як та исәпсез-хисапсыз исәнләшүләр, шаулашулар, хәл сорашулар белән капланды. Г.Ибраһимов. Кызның үз гомерендә беренче мәртәбә кибет киштәсенә тәртип белән тезелгән исәпсез-хисапсыз уенчыкларны --- себереп төшерәсе килде. З.Хөснияр. Менә ул һич онытылмас яшел урман эчендәге җиләкле алан!.. Исәпсез-хисапсыз чәчәкләре күңелләрне хозурлый. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә