ИСӘПСЕЗ-САНСЫЗ с. к. исәпсез-хисапсыз. [Камалиевның] Күңелен исәпсез-сансыз сораулар бимазалый. М.Насыйбуллин. Исәпсез-сансыз бормаларда янтаеп, --- Массандра тауларына күтәрелгәч тә уңнан диңгезнең хыялый зәңгәр манзарасы ачылды. А.Хәлим. Мансуров, барып җиткәч, бик еракларга кадәр сузылып киткән исәпсез-сансыз тырма эзләрен рәхәтләнеп карап торды. Г.Бәширов |