ИСӘПСЕЗ I с. 1. Исәбе, хисабы алынмаган, исәпләп бетергесез, бик күп, чиксез күп. Фәйрүзә перрондагы ыгы-зыгы, исәпсез халык арасыннан Таһирны эзләвен күз алдына китерде. М.Галиев. Иң соңгы очрашу. Хәзер бу очрашуның һәр детале зур мәгънәгә ия булып калды, һәр төсмер исәпсез күп сораулар уята. Х.Камалов. Безгә бары риваятьләр генә килеп җитте: көне-төне дөрләгән учаклар ---, шешенгән-күбенгән, кара көйгән мәетләр, кара киемле монахлар озатып барган исәпсез җеназалар... Р.Мостафин 2) күч. Исәп белән эш итми торган, исраф итүчән. Исәпсез хуҗабикә 2. кис. функ. күч. Бик күп, чамадан тыш, гаять, ифрат. «Ир» дигән исемне күтәреп йөргән хәлдә үзләренең никадәр түбән җанлы икәнлекләрен аңламаучылар исәпсез бит. С.Зыялы. [Әни] Иоланта өйдә чагында мине ачуланмады, ул югында төртке сүзләрен исәпсез сипте. М.Хуҗин. Ул, колагындагы исәпсез күп чыңнар арасыннан, кинәт теге, аңа таныш булган, кайчандыр якын, соңыннан эчке дошманлык тудыра башлаган, хәтфә кебек йомшак тавышның яңгырап киткәнен ишетте. А.Шамов |