ИСӘП-САН җый. и. Төрле исәпләүләр, саннар. Без беравык исәпләр-саннар, чагыштырмалар теле белән сөйләшеп алыйк. Г.Бәширов ◊ Исәбен-санын югалту к. исәбен җую. Исәбе-саны булмау к. исәбе-хисабы булмау. Йорттагы малның, байлыкның исәбе-саны булмау. Исәбе-саны юк Бик күп. Тамбукан күлендә дәваланып, сәламәтләнеп кайтып китүчеләрнең исәбе-саны юк. А.Муранов. Исәп-санын алып бетергесез к. исәбе-саны юк. Сез [милиционерларның] исәп-саныгызны алып бетергесез бит хәзер. З.Фәйзи |