ИСӘПЛЕ I с. 1) Исәпләнгән; санаулы; хисапка алынган. Бабайлардан калган сүз бар: «Исәпле көн тиз үтә», – диләр. Әкият. – Сине чакырдым! – диде дә санап чыгарылган кебек өзек, исәпле сүзләр вә кискен тавыш илә ялчыга әмерләр бирә башлады. Г.Ибраһимов. Кисәтеп әйтәм: һәр минут исәпле чакта билгеләнгән юнәлештән читкә тайпылып, вакытны әрәм итәсе булмагыз! З.Фәйзи

2) Чикле, аз; кадерле. Әнә шул иң кирәкле әйбер (гомер) бик исәпле бит бу фани дөньяда. М.Мәһдиев

3) күч. Һәр нәрсәне исәпли торган, хәйләкәр. Холыклары шактый үзгә: Мәхмүт бик исәпле, астыртын, үзаңлы, ә Мәдинәсе исә беркатлы, садә, ачык йөзле, киң күңелле ---. Р.Фәизов. Әмма Минсадыйк буйга Мәрфугадан шактый кайтыш бер карсак, җитмәсә, бик исәпле, саран, хәйләле иде. Р.Фәизов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә