ИСӘПЛӘШҮ ф. 1) Тиешле акчаны, малны тулысынча түләп, үзара исәп-хисап ясау; исәп-хисап эшләрен өзү; алыш-биреш ясау. Илле тәңкә акча да алып килгән идем. Җитмәслек булса, тагы үз яныннан бераз кушып булса да алып кайта күрсен. Кайткач исәпләшербез. Г.Камал 2) күч. сөйл. Үч алу, үч кайтару. Изаил Харисович елмайды, ләкин аның бу елмаюы ачы иде. «Бурычлы булып калмам, исәпләшербез» дигәнне аңлата иде аның карашы. М.Маликова 3) күч. Ниндидер шартларны, хәлләрне, тәртипләрне игътибарга алу, шулар белән хисаплашу. Кәбир әфәнде үзе дә реформаларга каршы түгел, һәм аның мөдәррис атасы да улының фикере белән бик исәпләшә иде. Ә.Фәйзи. Шулай да егет балыкларның каршы торулары белән исәпләшмәгән: әрҗәсен үрә биргән. Г.Гобәй. Дөнья кайгысы көчлерәк булганга күрә, Сәхәү алар белән исәпләшмәгән, теше-тырнагы белән атасыннан калган дөньяга ябышкан. М.Әмир 4) күч. Берәүнең әйткәнен, кушканын игътибарга алу, аның белән санлашу. Син мине авыр чакта ташлап киттең, минем белән тамчы да исәпләшмәдең. М.Маликова. Райком секретарьлары аның белән исәпләшәләр, киңәшәләр, күзенә карап «Миргаяз ага» дип кенә сөйләшәләр. М.Мәһдиев. Хәзер ул үз каласында иң дәрәҗәле, иң тәҗрибәле врач санала. Аны хөрмәт итәләр, аның белән исәпләшәләр. Г.Әдһәмова Исәпләшә башлау Исәпләшергә тотыну. Безнең нәшрият оешмаларыбызга яңа туып килгән эшче-крәстиян укучысы белән исәпләшә башларга, әсәрне шулар эчендә тарата белү чараларын карарга бик вакыт җитте инде. Г.Ибраһимов. --- һәр бишьеллык саен рәиснең күкрәгенә орден тагылды, районда чын-чынлап исәпләшә башладылар. Казан утлары Исәпләшеп алу Тиз генә исәпләшү, үзара исәпләшеп нәтиҗә ясау. Карт белән карчык, шулай киңәшләшеп, исәпләшеп алганнан соң, тынычлап йокларга яттылар. З.Фәйзи Исәпләшеп бетерү Тулысынча, ахыргача исәпләшү Исәпләшеп килү Һәрвакыт, даими рәвештә исәпләшү Исәпләшеп кую Алдан исәпләшү. Ләкин акчасы түләнгән инде аның. Хәйдәр исән чагында ук исәпләшеп куйды. М.Кәбиров |