ИСӘПЛӘ’Ү II ф. 1) Уйлау, фикер йөртү. Мин елмаеп куйдым! Мөгыйн абзый үзеннән башка бер эш тә бармас дип исәпли иде, ахрысы. М.Маликова. Тагын очрашкач, Фәүрия: – Мине тәрбияләмәкче буласыз бит, бүген дә миңа лекция укырга җыенасызмы? – дип, зәһәрен чәчәргә исәпләде. М.Хуҗин

2) Берәр нәрсә эшләргә ниятләү, җыену. --- мин, вузга кергәнгә кадәр, бер ел (ике җәй, бер кыш) ял итәргә исәплим. М.Җәлил. – Бергә-бер яшәргә исәп әле. Карт --- иреннәрен бөрештереп әйтә куйды: – Әһә. Исәплисез, димәк. Ә кайчан исәпләүдән туктыйсыз? З.Фәтхетдинов. Шулай да татарлар өчәвебез бер сүздә булып, кышны монда үткәрергә исәпләдек. Ш.Камал

3) сир. Кайгыру; кайгылы, хәсрәтле уйлар уйлау. Үз язмышын каргый-каргый Елый ул, исәпли ул. М.Җәлил

Исәпләп алу Тиз арада, тиз генә уйлау. Хөсниҗамал Мохтарны бөтенләй тиле, аңгыра кешеме әллә дип тә исәпләп алды. Ш.Камал. --- безнең әби-бабаларыбыз ул җәмгыятьне гадел итеп төземәгәннәр. Бөтен якларын да уйлап, исәпләп бетерә алмаган алар. Р.Фәизов

Исәпләп бетерү Тулысынча, ахырынача, һәр ягын җентекләп исәпләү. Һәр ягын исәпләп бетергәч, Кәримә ирекле-ирексез Мифтах берлә тормакчы, авыр булса да, гомерен бергә үткәрмәкче булган иде. Г.Исхакый

Исәпләп җиткерү Ахырга кадәр исәпләү. Уңай герой Гаязга да көрәшче тәҗрибәсе җитеп бетми, анда тәвәккәллек белән башсызлык аралаша, акыл белән уйлап, исәпләп җиткермәү аны фаҗигагә китерә. Ф.Хатипов

Исәпләп йөрү Озак вакыт уйлап, планлаштырган булу. Күршедә генә үскән бу акыллы, тыйнак, хәтта бераз юаш Нәзирне ул күңеленнән үзенең кияве дип исәпләп йөри иде. Ф.Яруллин

Исәпләп карау Исәпләргә тырышу. Исәпләп карагач, бу кыланышның гап-гади дуамаллык, башсызлык булганлыгын соңга калып булса да аңладым. М.Юныс

Исәпләп килү Күптәннән, электән үк исәпләү. --- йөрәкне бар халыклар да диярлек, традицион рәвештә, кешенең хисләнү әгъзасы дип исәпләп килгәннәр ---. Т.Гыйззәт

Исәпләп кую Алдан исәпләү. --- шул вакыт, директорны тәмам аяктан егарлык итеп, берничә зәһәр сүз әйтергә исәпләп куйган иде. М.Шаһимәрдәнов. Ләкин алдан никадәр барысын да уйлап, исәпләп куймасын, тарлавык авызындагы бу очрашу Марис теләгәнчә барып чыкмады. Н.Фәттах

Исәпләп тору 1) Ниндидер бер фикергә, уйга килү. Шуңа карамастан Сәлим хан илчеләре сүзенә ышанды һәм бу хакта кенәз белән әңгәмә тотарга исәпләп тора иде. М.Хәбибуллин

2) Берәр нәрсә эшләргә ният итү, планлаштыру. Закирның күз кабаклары ачылды, зәңгәр күзләре нәрсәдер исәпләп торган кебек итәләр. Х.Камалов. Камага алып барып кайтырга исәпләп торабыз. М.Гафури. --- ләкин болай селкенеп йөрүдән туйдым, ди, колхозыбызның хәзер үз машиналары булачак, берәр комбайнга басарга исәпләп торам, ди. Ә.Еники

Исәпли башлау Исәпләргә тотыну. Беләм мин аны, Зәбидә! Алар – узган-беткән нәрсә ич. Барысын исәпли башласаң... Н.Хәсәнов. Иң мөһиме – ул аны үзе белән тиң итеп, алай гына да түгел, үзеннән бераз өстенрәк тә итеп исәпли башлады. Н.Фәттах

Исәпли тору Билгеле бер вакыт эчендә уйлау халәтендә булу. Исәпли торгач, Фәнзаман Баттал татар халкында көлүнең йөздән артык төре барлыгын ачыклаган. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә