ИСӘПЛӘ’Ү I ф. 1) Нәрсәнең дә булса исәбен, санын билгеләү (алу); исәбенә чыгу; санау, хисаплау. Баш инженерның төп вазифаларына объектив килеп, эш хакын шуннан чыгып исәпләсәк, миңа чиста көмеш белән бары тик бер сум илле тиенләп акча түләнергә тиеш. Р.Вәлиев. [Кәримә] Иреннәрен бөрештереп авыз эченнән нидер исәпләде. А.Вергазов. --- ул максатыма гомерем буе (ундүрт яшьтән алып исәпләсәң, хәзер – егерме сигез, нәкъ ундүрт ел килеп чыга икән) барам бугай инде. З.Хөснияр // Нинди дә булса санаулар, хисаплаулар ясау. Аңа аяклы мал симертеп суюның, базардан ит сатып алуга караганда, никадәр арзанга төшүен исәпләп күрсәтә. Ә.Еники. [Зәйнәпбануның] --- бармаклары өстәл астында бөгелә-языла, өстәмә итеп алачак бодаеннан йортта ниләр җиткерәсен --- исәпли иде. Г.Бәширов. Сез чишенеп урнашып беткәч кенә, мин дәресне башланган дип саныйм һәм кырык биш минутны шуннан исәплим. М.Мәһдиев 2) Саннар белән арифметик гамәлләр (кушу, алу, бүлү, тапкырлар һ.б.ш.) башкару. – Миллион сәгатьтә ничә ел булганны да, үлгән чакта бабайга ничә яшь булганны да укучылар үзләре исәпләп чыгарырлар, – ди. Г.Гали. Язарга һәм санарга өйрәткәндә, кайбер укытуны җиңеләйтүче ысуллар, мәсәлән, төрле төстәге ташлар ярдәмендә санау, исәпләүнең гадиләштерелгән алымнары һ.б. кулланыла. Ә.Хуҗиәхмәтов 3) Берәр нәрсәне күздә тоту, игътибарга алу. Бина җимерелмәсен, нык булсын, үз-үзен тотсын өчен, --- бик төгәл исәпләү кирәк. М.Маликова 4) Кеше турында билгеле бер фикердә булу, аңа билгеле бер бәя бирү; кем яки нәрсә дип карау, санау. Күрше бабайны чукракка исәпләү. Дус итеп исәпләү. Үзеңне бәхетле дип исәпләү Исәпләп алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә исәпләү. Бер ишек ачылган арада, Алмаз әллә никадәр мөмкинчелекләрне исәпләп алды. И.Сираҗи. Инспектор, кесәсеннән калькулятор чыгарып, тиз генә исәпләп алды: – Сезгә тугыз мең өч йөз егерме дүрт сум туксан тугыз тиен салым салынырга тиеш. М.Сәлим Исәпләп бару 1) Һәрвакыт, даими исәпләү. Болгар илендә туган, үлгән һәр кешене мин исәпләп барам. Н.Фәттах 2) Һәр очракны исәпкә алу, һәрберсен исәптә тоту Исәпләп бетерү Тулысынча, ахырга кадәр исәпләү. Ул карандашын кәгазь өстендә тиз-тиз уйнатып исәпләп бетерде ---. Г.Бәширов. Кыска гына вакыт эчендә нинди генә исем белән нинди генә партияләр тумады?! Аларны белеп тә, исәпләп тә бетерерлек түгел. Ә.Еники Исәпләп карау Исәпләргә тырышу. Кулыңдагы бармакларыңны мең тапкыр санасаң яки күктәге йолдызларның санын исәпләп карасаң, бәлки, аларның очына чыгарсың. А.Алиш. Ә бер умартада унбиш меңләп эшче корт була. Шуларны исәпләп карасаң, бер семья корт кына да никадәр эш башкара. Ф.Яруллин. Яшерен тавыш биргәч, исәпләп карасалар, ни күрсеннәр: бөтенесе дә каршы тавыш биргән, бары тик кара шарлар гына ташланган булып чыга. Г.Хөсәенов Исәпләп килү Алдан, электән үк, даими рәвештә исәпләү Исәпләп кую Алдан исәпләү. Сөмбелә әнә шул ике сәгать вакытны алдан ук исәпләп куярга тиеш. К.Кәрами. Әби аларны тирләгән бармаклары белән берничә тапкыр санады, әмма акча ул исәпләп куйганча чыкмады ---. Р.Зәйдулла. Кунаклар килгәч, аны-моны аңышмыйча бозып ташлавы бар. Ташы кызган. Мондый очракта һәр нәрсәне алдан исәпләп куйган яхшы. А.Гыйләҗев Исәпләп тору Сөйләү моментында яки даими исәпләү, исәпләү эше белән мәшгуль булу Исәпләп чыгару к. исәпләп бетерү. Шуларның барысын бөртеген бөртегенә китереп исәпләп чыгарганнан соң гына, бер гектар җиргә күпме орлык кирәге билгеле буласы. Х.Сарьян. Гел үзләре җыйган азыкны гына ашаган очракта, өч айга җитәрлек азык алырга кирәк. Моны Шамил исәпләп чыгарды. Р.Мөхәммәдиев. Күңеленнән Андрейның алгы сызыкка киткән вакытын исәпләп чыгарды. Х.Камалов Исәпләп чыгу Һәрберсен берәм-берәм (аерым-аерым) башыннан ахырына кадәр исәпләү. Төннең төн буе йокламыйча акчамны исәпләп чыктым – мин дигәнчә түгел. Ф.Хөсни. Акча, сәмән, дим, күктән яумый. --- Кичә кич, өйгә кайтып аугач та, күзгә йокы керми, төне буе исәпләп чыктым. Ф.Сафин Исәпли бару к. исәпләп бару Исәпли башлау Исәпләргә тотыну. Уйга калды милләттәшем. Башы түгәрәк: исәпли-саный башлады. Миндә дә өмет уянды. Акча колы, байлык колы булмасын иде егетләребез. Т.Миңнуллин. Бигрәк тә Хөриянең апасы бала ияртеп иреннән кайткач кырысланып китте аларның әниләре. Ашау-эчүне бик исәпли башлады. Ф.Яруллин. Ирләреннән башка гомер кичерүләренә күпме еллар узган. Исәпли башласаң, очына да чыга алмассың... Ф.Җамалетдинова Исәпли бирү Бернигә карамыйча исәпләүне дәвам итү Исәпли китү Исәпләп карау. Кешелекнең борынгы, зур һәлакәткә кадәрге тарихы, технологик үсеш юлы да, исәпли китсәң, вакыт исәбе белән бик кыска булмаган. Р.Фәизов |