ИСӘПЛӘНҮ ф. 1) Исәпләп чыгарылу. Корбаннарның саны йөзләр белән исәпләнде. Казан утлары. Беренче декабрьдән бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы яңа система нигезендә исәпләнеләчәк. Ватаным Татарстан. Чыннан да, бу шимбәдә су юлы буенча да, коры җирдән дә Изге Болгар җиренә агылучылар меңнәр белән исәпләнер. Татарстан яшьләре

2) Саналу. ...Болар нәселләре белән үткен кешеләр исәпләнәләр иде. М.Мәһдиев. Алар тагын шунысы белән дә кызыклы, чөнки һуннар тарихта мәгълүм беренче төрки кабиләләр булып исәпләнәләр. Р.Фәхретдинов

3) Исәпкә алыну, исәпкә кертү. Бу акчалар бурычны түләүгә исәпләнсен

4) Кемгә яки нәрсәгә булса да яраклы булыр дип исәп тоту. Сүзлек укытучыларга һәм укычыларга исәпләнгән

Исәпләнеп бетү Тулысынча, бөтенесе, булган берсе исәпләнү

Исәпләнеп йөрү Һәрвакыт, гел исәпләнү. Авылның хөрмәтле кешеләреннән исәпләнеп йөргән көтүче Степан исә сүзен ерактан йөртеп тормый, бераз мишәрчәләтеп әйтә дә сала ---. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә