ИСӘП II и. 1) Уй, фикер. --- минем исәп тизрәк машинадан чыгып ычкынырга иде. М.Маликова. Мәҗлес соңында --- Айдар учак сүндерү нияте белән берьялгызы торып калды. Хәер, артларыннан тиз генә куып җитәргә иде исәбе. М.Галиев. --- минем үз өстемә мәшәкать алырга исәбем юк, дип, турыдан ярып әйтегез. Р.Вәлиев 2) Нәрсә булса да эшләргә ният, план. – Рәсимә апа иптәшләремнең лекцияләрен алып килеп тора. Караштырып барам, – диде Гөлгенә, тумбочка өстендә яткан дәфтәрләргә күрсәтеп. – Артка калырга исәп юк. Ә.Сафиуллин. Еракка төбәлгән бик мәкерле исәп иде бу. Ә.Еники. --- Нәфисәнең исәбе, Габдрахман турында сүз куертып, Давытның үзеннән актык нәрсәне әйттерү иде, шуңа күрә ул һаман шикле якны каерды. Г.Ибраһимов 3) Сагышлы, кайгылы уй. Настёна --- төпченүендә булды: – Шуннан соң мине беркайчан да бала белән күрмәдеңме? Әйбәтләп уйла әле. – Юк, күрмәдем. – Бәлки, хәтереңнән генә җуелгандыр. Башка исәпләр кысрыклап чыгармадымы икән? В.Распутин. Ирне эш картайтмый, исәп картайта. Әйтем ◊ Исәбе күренмәү Кемнең дә булса нияте, уе сизелмәү. Әмма халыкның таралыр исәбе күренми, киресенчә, кызыксынып килүчеләр һаман арта бара иде. Ф.Хөсни. --- [карт] тәмам зәһәрләнгән, нәрсә булса шул, дип бара һәм икеле-микеле җавап белән генә юанып калырга һич исәбе күренми иде. Ф.Хөсни. Исәбенә керү Берәр нәрсә эшләргә уйлау, ниятләү. Әти-әнисе белән киңәшләшеп алу өчен, Айсылу туган ягына кайтып килү исәбенә керде. Ә.Моталлапов. Исәбендә дә юк Кемнең дә булса ниятендә, уенда булмау, сизелмәү. Хатын көтмәгәндә мыскыллы төчеләнеп: – Ә-ә, Атласны эзләп килдеңмени? – диде. Зөлфәне өенә кертергә аның исәбендә дә юк иде… М.Маликова. Исәп баглау к. исәп тоту. Кайбер эшлеклеләр тамашачылар арасыннан иң таләпсезенең, зәвыксызының ихтирамын казануга исәп баглый… Ә.Гаффар. Исәп белән 1) Берәр төрле файданы күздә тотып, нәрсәгә дә булса исәп итеп. Бәк Бәкич, өйләнгәндә, хатынны исәп белән алган. Х.Кәрим; 2) Өмет баглап, өмет итеп. Исәп итү (йөртү) 1) Берәр эш эшләргә ниятләү; нәрсәне булса да күздә тоту. Нишләргә соң, каравыл кычкырырга микәнни, дип куркынды йорт хуҗасы, ләкин җебеп төшмәскә исәп итте. М.Хуҗин. Быел да ярышырга исәп итәрләрме сезнең белән, әллә юкмы, анысы инде алар эше. Г.Бәширов. Ринат бәхәсне туктатырга исәп итте. Н.Хәсәнов; 2) Өмет баглау, өмет итү. Бала [тормышны] авыз ачып һава сулау кебек ансат күреп үссә, тормыш үз башына калгач та шуларга исәп итә торган була. Г.Гобәй. Исәпкә алу 1) Билгеле бер исемлеккә кертү, санау. Котдус Вафин озатылырга тиешле кешеләрне озатышып, алардан калган мал-мөлкәтне, иген коралларын исәпкә алышып, --- фатирына кич кенә һәм бик арып-талып кайтты. Ф.Хөсни. Исәпкә алынган малны уттан, талаудан, әрәм-шәрәмнән саклау өчен, чаралар күрелде. И.Гази. Ханлыкта яшәгән һәрбер кеше исәпкә алынып, бер яки берничә төрле салым түләргә тиеш булган. Р.Мостафин; 2) Игътибарга алу, истә тоту. – Акыл белән уйласаң, сез хаклы кебек, – диде Харис. – Ләкин сез Җәүһәриянең холкын исәпкә алмыйсыз. М.Маликова. Хәзер Нәгыйм, ике арада булган шушы мөнәсәбәтне исәпкә алып, Мостафа белән сөйләшергә дип, аның янына барган иде. Ш.Камал. Күп уйлап тормыйча, ул аяк астындагы баткакны да исәпкә алмый, турыдан юл ярып, янгынга ташланды. Ә.Фәйзи. Исәпкә бату Бик нык уйлану. Бервакыт ул авыз эченнән генә көйли, моңая башлады. Бу аның исәпкә баткан чагы иде. Г.Галиев. – Нәрсә, бик исәпкә баттың, Кәбиров, ә? – диде замполит – төртмәле тел. Х.Камалов. Исәпкә калу Берәр нәрсә турында уйлану, бер уй белән мавыгу. Ул, мөгаен, кулына умырзая чәчәге тотып, исәпкә калган Газинурны ерактан ук күргәндер – ерактан ул чыннан да шәп күрә – хәзер, ничектер, хәйләле дә, шаян да, мөлаем да елмаеп килә иде. Г.Әпсәләмов. Шушылай тиз үкмени, дип, бераз исәпкә калып сорады Газинур. Г.Әпсәләмов. Исәпкә кертү к. исәпкә алу. Исәп кору 1) Берәр нәрсә эшләргә җыену, план кору, ниятләү. Фәхри исән чагында зур улын фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбенә бирергә исәп корып йөргәнен сөйләде. Г.Ибраһимов; 2) Алдан уйлау. Хәзер лейтенантның колагына бер сүз дә керми, әлеге эзне ничек төшереп алырга, дип кенә исәп кора башлады. З.Фәтхетдинов. Исәп тоту 1) Берәр нәрсә эшләргә ниятләү, җыену. «Ватан» пионерлары орлыкны шулардан сорарга исәп тоттылар, ләкин, телләре тик тормау аркасында, эшне харап итеп ташладылар. Г.Гобәй. Буранлы төн уртасында мунча кереп йөрергә ни азаплары калган аларның? Димәк, җинаять эзләрен юарга исәп тоткан. М.Маликова; 2) к. исәп итү (йөртү) (2 мәгъ.). Украинаның шактый өлешенә капкын һәм ятьмәләрен куеп чыккан Махно нәкъ менә шуңа исәп тотты да. З.Фәтхетдинов. --- калган гомерен Сәүбән канаты астында кырын ятып үткәрергә исәп тотучы Миңнулла чәчрәп чыкты. Ф.Хөсни. Квартирына, байлыгына исәп тотып чыктым. Д.Вәлиев. Исәп төшү Башка уй төшү; план, ният туу. Әллә, юкса, минәйтәм, башыңа берәр исәп төшеп, шуны сагышлап утырасыңмы, дим? Ф.Бурнаш. Башларыңа исәп төшсә, качып кына котылам димә икән! М.Маликова |