ИСӘП I и. 1. 1) Берәр нәрсәнең гомуми саны, микъдары. Әнә Инкубатор Фәридә, чебиләрнең исәбен көзен алырсыз, ди. К.Тинчурин. – Картлар исәбенә язылдыңмы әллә, кер әйдә, Тәнзил, сине көтәбез, – дип, ул [Нәзифә апа] мине култыклап ук алды. М.Галиев 2) Билгеле сандагы нәрсәләр арасында, составында (арасыннан, составыннан) булуны белдерә. Командующий гарнизондагы барлык частьларны, шул исәптән юнкерларны да, казармаларына таратты. К.Нәҗми. Һичшиксез, без барыбыз да, шул исәптән егетләр дә, Люцияне ихтирам итә идек ---. М.Маликова. --- берәү дә, шул исәптән Матвейның җан дуслары да, моңа ышанмадылар. Г.Әпсәләмов 3) Нәрсәнең дә булса санын, микъдарын билгеләү нәтиҗәсе. Шахтёр егет күмер кисә, Кемнәр ала исәбен. Җыр. --- офицерларның барысы да зур мәгълүматлы, --- чөнки аларга һәртөрле исәпләр ясарга, --- кирәк бит. Г.Ахунов. Ерак, чакрым исәбенә дә тиз генә чыгарлык түгел, санарга тотынсаң, меңнәрдән узып китәр. Г.Бәширов // Спорт уеннары нәтиҗәсе. --- «Металлург» соңгы очрашуда «Авангард» командасын 4:3 исәбе белән җиңеп, гомуми исәпне үз файдасына 2:1 ясады. Шәһри Казан. 17 сентябрьдә «Акбарс» Магнитогорскида «Металлургны» 3:1 исәбе белән отты. Ватаным Татарстан. А.Стук шәкертләре Ульян шәһәренең «Волга» хоккейчыларын 10:3 исәбе белән тар-мар итте. Мәдәни җомга 4) Берәр нәрсәне игътибарга алып, истә тотып билгеләнгән сан, норма. Каймакны бер кило шикәргә ике йөз грамм исәбеннән салу 5) Эшләнгән эш өчен түләү, түләнгән хак. Иртән алырга уйлаган исәпне кичкырын гына алдылар. Исәптән вак-тияк әйбер һәм акчалата алганнары чигелдереп, һәммәсенә йөз ун сумлык акча бирелде. Ш.Камал. Тулы исәп ясау 6) Алдан ясалган хисап, экономия. [Мостафин] Бабасының исәп белән тора белүенә чын-чынлап гаҗәпләнә. М.Әмир 7) исәпкә юн. кил. Кемнең дә булса акчасына, хисабына. Безнең ашау-эчү үз исәбебезгә, әлбәттә. М.Җәлил 8) исәбенә юн. кил. Берәр нәрсә урынына, бәрабәренә. Акча исәбенә он белән бәрәңге бирделәр. Г.Ибраһимов. Күптәннән үк инде Әхтәм морза имениесенең яртысын да вексельләр исәбенә алырга ниятләнеп йөргән Юныс бай өчен, сугыш елларында капиталы бермә-бер үскән фабрикант өчен, хәзерге хәлләр, чынлап та, ут йоттырырлык иде! К.Нәҗми 9) сөйл. күч. Эшләгән эш өчен хисап, отчёт. Санап ал да расписка яз! Иптәшләргә исәбен бирергә туры киләчәк. К.Нәҗми 10) исәптә күч. у.-вак. кил. Яхшылар яки начарлар рәтендә исәпләнү турында. Мәктәптә минем бала начар исәптә йөрми 11) исәптә у.-вак. кил. Берәр нәрсәнең исәпле, санаулы булуы турында. Акчаның һәр тиене исәптә 12) күч. Бер-береңә кара-каршы әйтелгән үткен сүз, астыртын эш, үчегүле гамәл. [Хатынның] Җилкәсенә кулларымны куеп көлеп җибәрдем: – Исәп тигезләнде: 1:1, – дидем. – Уенны туктатырга вакыт. Ф.Баттал 2. рәв. мәгъ. диал. Артык, күп. Инде бишәү булдык, кашык саны ишәйде. Ирең-атың яныңда булмагач, анысы да исәп. Г.Бәширов ◊ Исәбе күренмәү Гаять күп булу, исәпсез-хисапсыз булу. Сүзнең, гәп-әңгәмәнең исәбе күренми, ачылып китәләр дә хәйран калып сорашалар. Г.Ибраһимов. Ул башка приданнарының исәбе дә юк, ди. Г.Камал. Исәбенә чыга алмау к. исәбен җую. Аның салдырган мәчетләренең исәбенә чыга алмассың бит! Г.Ибраһимов. Исәбен җую Исәптә саташу, ялгышу. Тик ул хәзер намазлык өстендә, күбесенчә, Газизе турында уйлап уздыра, кайвакытларны бөтенләй онытылып, рөкугь урынына сәҗдәгә китеп бара, дүрт фарыз урынына ике белән генә дә очлап куйгалый, исәбен җуеп, арттырып та җибәргәли торган иде. Г.Бәширов. Исәбен югалту к. исәбен җую. Исәбе (дә), хисабы (да) юк. Бик күп, санап бетерерлек түгел. [Байтирәк:] Халык бармы? [Исәнбай:] Исәбе дә, хисабы да юк. Күрше авыллардан да килгәннәр. Т.Гыйззәт. Исәбе, чуты юк к. исәбе (дә), хисабы (да) юк. Ә [өйдәге] мәшәкатьнең исәбе, чуты юк. Б.Камалов. Исәбе (дә) юк к. исәбе (дә), хисабы (да) юк. Туздырган акчаның исәбе юк. Г.Ибраһимов. Исәпкә бар, санга юк шелт. Исемлектә исәптә йөрсә дә, фактта эшкә яраксыз кеше яки әйбер турында. [Хәмәтшин] Сүзен дәвам итмәкче идеме, юкмы, кемдер кычкырып өлгерде: – Бер культиватор Нарат чокырында җиргә сеңеп бара. Исәпкә бар, санга юк… Ф.Баттал. Штат тулы, ә эшләргә кеше юк. Сәбәбе нәрсәдә? Кадрларыбызның исәпкә бар, санга юк булуында. М.Хәсәнов. Кешеләр исәпкә генә бар бездә, санга юк. Р.Ишморат. Исәпкә сан тутырыр өчен Билгеле бер төркемгә, категориягә кертелеп тә, үз сыйфатлары белән шул төркемгә керергә лаек булмаган кешегә яки әйбергә карата әйтелә. Ничек итеп теге юлбасарлар үзләренең шайкаларына керткәннәр? --- Исәпкә сан тутырыр өчен, минемчә. Ш.Камал. Исәпне ачу 1) Спорт уенында үз файдасына беренче очко алу. Казанлылар беренче минутлардан ук өстенлекне үз кулларына алып, дүрт минут та үтмәде, исәпне Алексей Терещенко ачты. Шәһри Казан; 2) Саклык кассасына, банкка беренче тапкыр акча салу; счёт ачу. Исәпне өзү (бетерү) 1) Үтәлгән, башкарылган эш өчен тиешле хакын түләп бетерү. Газиз бәй: – Әй, чиямне урлаган Чалы кошы! Кая, чиямне кайтарып бир дә, шуның белән исәпне өзик, – диде ---. Р.-Н.Гүнтәкин; 2) Үч алу, үч кайтару. Бар белгәне шул булды: «Илгә кайтам, күрәсе, сөйләшәсе кешеләрем бар, бу фани дөнья белән өзәсе исәпләрем бар», шулай ди торгание мәхрүмкәй. Ф.Хөсни. Исәпне хисапка китерү к. исәпне хисапка чыгару. Исәпне хисапка чыгару Матди мөмкинлекләрдән чыгып, аларны исәпкә алып эш итү. Болай да әле очын очка ялгап, исәпне хисапка чыгарып булмый. А.Әхмәт. Исәптән төшеп калган мыск. Булдыксыз, ихтыяр көче нык булмаган, йомшак кеше турында. Исәптән төшерү к. исәптән чыгарып ташлау. Ә Гуля-Гөлсинә «Түгәрәк»нең ирененнән үк үбеп алды: «Монда мин дә бар әле, мине дә исәптән төшермәгез…» – дия иде ул гүя. Р.Мөхәммәдиев. Исәптән чыгарып ташлау Игътибарсыз калдыру, әһәмият бирми башлау, бар дип тә белмәү. Без көндәлек тормышыбызда --- һәртөрле эгоистлык, мещанлык, хезмәткә җиңел карау элементларын да, әлбәттә, исәптән чыгарып ташлый алмыйбыз. Ф.Хөсни. Исәптә тору Исемлектә булу, исәптә саналу. Аларга барыбер түгелмени, исәптә торгач, кешеме – кеше. И.Гази. Без сугышка киткәндә, магазинда фактически ул сату итә, Шәйсолтан бабай исәптә генә тора иде. Х.Сарьян. Исәп тулмаганга яралган шелт. к. исәпкә бар, санга юк. Исәп юк к. исәбе юк |