ИСӘҢГЕРӘ’Ү ф. диал. Зиһен чуалу, фикер таркалу. Шактый бардык шикелле, кызның сәер, шомлы мөнәсәбәтеннән исәңгерәп, вакыт чамасын да онытып җибәргәнмен. А.Гыйләҗев. Туган-тумачалары Фәрдәнә апаны кайгыдан исәңгерәгән һәм акылы җиңеләя башлаган итеп күрәләр ---. Х.Камалов

Исәңгерәп йөрү Шактый вакыт дәвамында исәңгерәгән хәлдә булу. ...Менә шушы җирдән маңгай сөяген немец пулясы бораулап үткәч, мин байтак заман исәңгерәп йөрдем. М.Кәрим. [Сәет] Көне буе исәңгерәп йөргәннән соң, Әнисәдән башка яши алмасын әйтеп салды. Т.Галиуллин

Исәңгерәп калу Ниндидер сәбәптән соң исәңгерәгән хәлгә килү; кинәт исәңгерәү. Рөстәм, кинәт һавадан бәреп төшерелгән кош сыман, исәңгерәп калды. М.Кәбиров

Исәңгерәп китү Кинәт, беркадәр вакытка исәңгерәү. [Кыяр башлының] Аягыннан эләктереп алдым да торып бастым, болгап, монысының башы белән тегесенең башына шаңкыдым. Беразга икесе дә исәңгерәп киттеләр. Ф.Баттал

Исәңгерәп тору Бераз, берникадәр исәнгерәү. Ишектә кызлар күренүгә, беркавым исәңгерәп торды да, очкылык тоткандай нечкә аваз чыгарып, башын мендәр астына яшерде. Э.Шәрифуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә