ИСӘ’НМЕ (ИСӘ’НМЕСЕЗ), ИСӘННӘ’РМЕСЕЗ ы. Очрашканда исәнләшү сүзе буларак әйтелә. --- таза гәүдәле ир кеше, чемоданын болгап, боларга таба атлады. – Саумысыз, Мөһимә апа, иминлекме? – Исәнме, җанашым, саумы? М.Маликова. Кирәмәт тау башына менеп җиткәч тә: – Исәнме, яшьлек дустым! – дидем. «Бик исән-сау әле», – диде каен, яшел яфракларын җилфердәтеп. Р.Ишморат. Класс җитәкчесе Сания Салимовнаның йомшак тавышы җылы нур булып рәт арасыннан үтте. – Исәнмесез, укучылар! – Исәнмесез! М.Галиев |