ИСӘНЛЕК-САУЛЫ’К СОРАШУ ф. Исәнләшү, сәлам бирү; саулык, хәл-әхвәлләр турында сорап белү. Исәнлек-саулык сорашкач, Гөлҗамал белән Сөембикә табын әзерли башлады. Ф.Садриев. Хатыннар исәнлек-саулык сорашкан арада, әлеге дә баягы апа тракторчы егеткә хәлне аңлатты. Н.Әхмәдиев. Гадәттәгечә, шау-гөр килеп, хәл-әхвәл, исәнлек-саулык сорашулар башланды. М.Хәсәнов |