ИСӘНЛЕК-САУЛЫК ИСӘН-САУЛЫК җый. и. 1) Сәламәтлек, тазалык; авыру булмау. Бу кызыйдан, билгеле инде, мин исән-саулык сорашып тормадым… Ф.Әмирхан. Мин, Мөнәвир Закиров белән танышып, аңа, шулай ук гаиләсенә исәнлек-саулык теләдем. Р.Ишморат. Килеп күрешкәч, исән-саулык сорашкач, кайберләре тормыш кайгыларын сөйләргә тотыналар. А.Шамов 2) Исәнләшү, сәлам бирү. – Исән-саулыкмы? – диде Нәсимә, шәлен сәке кырыена салып куйды. Ш.Камал 3) Иминлек; тереклек; гомер. Ул сугышта чакта аңа исәнлек-саулык теләдек, --- ә ул безнең бәхетебезне көнли. Р.Ишморат 4) исәнлеккә-саулыкка юн. кил. Шәраб эчкәндә, бер-береңә саулык, сәламәтлек теләп әйтелә. Ирләр, исәнлеккә-саулыкка дип чәкешеп, чокырларын бушаткан арада, Миләүшә аш бүлде. М.Хәсәнов |