ИСӘНЛЕК и. Исән булу. Тимерхан әтисе белән әнисен искә төшерергә дә курка иде. Киттеләр дә югалдылар. Ни исәнлекләрен белгертеп, ни «үлде» дип хәбәрләре килмәде. Ф.Сафин. Туган ил өстенә шундый куркыныч ябырылган бер вакытта үз башымның исәнлеге, үз бәхетем турында гына уйларга минем хакым юк. Г.Бәширов. Озын мыеклы абый, бумажнигы эчендәге әйберләрнең исәнлеген күргәч, кинәт дулкынланып, әнисенең кулын кысты. А.Шамов

2) Организмның дөрес, нормаль эшчәнлеге, аның физик һәм психик иминлеге, камиллеге. Дөресен генә әйткәндә, [Дугласның] исәнлеге дә какшады соңгы вакытта. Кайчак күкрәге дә гыжлый сыман. Р.Ишморат. Соңгы елларда әти-әнисе дә бик бирешкәннәр иде, исәнлеккә дә туеп бетмиләр. Я.Зәнкиев

3) Сәлам, исәнләшү. Айсылу аның исәнлеген дә алмады, борылып та карамады. Ә.Моталлапов

4) исәнлегенә, исәнлегеңә юн. кил. тарт. форм. Шәраб эчкәндә берәр кешенең сау-сәламәт булуына теләк йөзеннән әйтелә. [Илфат] Хуҗаларча кыю гына торып басты да рюмкаларны тутырды. – Яңа шәһәр өчен! Һәрберебезнең исәнлеге өчен! Р.Вәлиев. Дөресен әйткәндә, без инде кичә аның исәнлегенә Ногман белән төшереп тә алдык. Г.Гобәй. Иптәшләр, бу бокалымны мин авылыбызның мәдәни көчләре исәнлегенә күтәрәм. М.Әмир // исәнлеккә юн. кил. Шәраб эчкәндә бер-береңә саулык, сәламәтлек теләп әйтелә торган сүз. Хәтерләдек җырлап исәнлеккә күтәрелгән тулы тостларны. А.Алиш. – Егетләр, кызлар! – диде Нателла, бокал күтәреп. – Әйдәгез, күтәрегез әле, минем исәнлеккә! М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә