ИСӘНЛӘШҮ ф. 1) Очрашканда, бер-береңне сәламләү. [Якуб абзый] Ул Зиннәт белән баш иеп исәнләште дә сүзсез генә стена буена килеп утырды. Г.Бәширов. Шул арада Бибиҗамал, тавыш-тынсыз гына чыгып, Әмирҗан белән исәнләште дә арт як өйгә чыгып китте. Ш.Камал. Кыз йомшак кына исәнләште дә, матур аяклары белән йөзеп баргандай җиңел атлап, кухняга үтеп китте. З.Фәтхетдинов

2) Саубуллашу, хушлашу; исән бул (тор), исән булыгыз (торыгыз) һ.б.ш. сүзләр әйтеп аерылу. Кыз --- яңадан бер күлмәклек ситса ала да, исәнләшеп, чыгып китә бу. Әкият. – Тфү, мөртәт! – диде дә «лачт» итеп Госманга таба төкерде, үзе, ашыгыч атлап, ишеккә барды, тиз-тиз киемнәрен киде дә һичкемгә бер сүз әйтми, исәнләшми чыгып китте. Г.Ибраһимов. Малайлар, үзләренең капчыкларыннан поездда ашап барырга билгеләнгән каз итләрен, атланмайларын, кабартмаларын чыгарып, Нәҗип алдына куйдылар да исәнләшеп чыгып киттеләр. Г.Гобәй

Исәнләшә башлау Исәнләшергә тотыну. Ахырдан гел елмаешып исәнләшә башладык. Р.Миңнуллин. Мине очраткан чакларда да ай буе дәшми кара коелып йөрде, аннары, ничектер, яктырып исәнләшә башлады. З.Гыйниятова

Исәнләшеп алу Тиз генә исәнләшү. [Булат:] Җиһанша агай, синең белән исәнләшкән дә юк бит әле. Хаҗиларча бер исәнләшеп алыйк булмаса. К.Тинчурин

Исәнләшеп йөрү Даими рәвештә, һәрвакыт исәнләшү. Аз сөйләш, күп тыңла. Кеше белән исәнләшеп йөр. Н.Гариф. Ә хәзер һәркөнне диярлек мин алар белән очрашам, исәнләшеп йөрим. Р.Әхмәтҗан

Исәнләшеп кую Кинәт, бер тапкыр исәнләшү. --- хатынга ишеттерү максаты белән, ул юри гадәттәгедән катырак кычкырып исәнләшеп куйды: – Исәнмесез! М.Хәсәнов

Исәнләшеп узу Узып барышлый, кем белән дә булса исәнләшү. Без, төрле тарафлардан җыелган авыл гыйбадлары, алар белән исәнләшеп узуны да зур бәхеткә саный идек. Ә.Рәшит

Исәнләшеп үтү к. исәнләшеп узу. Урамда очраган һәр кеше иң якын танышына эндәшкән кебек исәнләшеп үтә. Ә.Баян

Исәнләшеп чыгу Һәрберсе белән аерым-аерым исәнләшү. Кул биреп, Васильев белән, Егоров белән, Серебряков белән исәнләшеп чыкты. М.Хәсәнов. Егетләр үзе белән бер-бер артлы кул биреп исәнләшеп чыкты. Р.Мөхәммәдиев. --- Абдуллин телефоннан редакция һәм типография хатын-кызларын чакырды, һәм, озакламый, алар килеп, чәйләп, исәнләшеп чыктылар. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә