ИСӘН-ИМИН рәв. 1) Тере, сау-сәламәт хәлендә. Минзакир абзый ике куллап күрешеп кенә калмады, Хәйрүшне, җилтерәтеп, җилкәләренә кадәр каккалап-суккалап алды. – Исән-сау гына тордыгызмы?.. – Исән-имин яшәп ятам шунда. М.Хәсәнов. – Бәхетле син, – диде Нәфисә апа, Фәйрүзәнең аркасыннан сөйде. – Исән-имин йөр. М.Галиев. Исән-имин кайтып, кушылыр көнне көтәм. Я.Зәнкиев

2) Зарарламыйча, зарарланмаган хәлдә, бөтен көенчә. Нина гаҗәпләнеп миңа карады: – Нинди могҗиза турында әйтәсең? – Моңарчы кассагызга берәүнең дә кермәвен, акчаның исән-имин ятуын әйтәм. М.Насыйбуллин

3) күч. Гамәлдә, яшәештә. Беренче рус революциясеннән соң йөз ел үткәч, социализм җирлегендә шытып чыккан, бүгенгәчә исән-имин яшәп калган сатирик журналыбыз --- «Чаян» дәфтәре генә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә