ИСӘНГЕРӘ’Ү ф. 1. Аптырап калу; зиһен таралу. Табышмаклардан башы каткан Нәҗип, абыйсының сүз сөрешен, фикеренең очын югалтканга, тәмам исәнгерәде. А.Гыйләҗев. – Исәнме, Мотаһир. – Исәнгерәп утырам, яшьти, – диде Мотаһир, көлеп. Р.Кәрами. Әмма Нәсимә аны ишетми дә, аңламый да. Аркасы белән ташка сөялгән хәлдә исәнгерәп тик тора һәм әледән-әле сискәнеп куя иде. С.Сабиров 2. и. мәгъ. Ярым уяу, йокымсырау хәле, халәте. Килеп бәрелгәч, йокымнан исәнгерәүләрем юкка чыкты. Юлдаш Исәнгерәп калу Төрле сәбәптән, ниндидер тәэсирдән соң кинәт исәнгерәү. Бер читтәрәк арзанлы тәмәке тартып торучы музей хезмәткәре дә, боларның исәнгерәп калуын күреп, кабер кырынарак килде. Р.Зәйдулла. Дөреслек Кәрам ягында, Кәрам алдашмый иде ---. [Шуңа күрә дә Җәмил] Исәнгерәп, миңгерәп калды. Н.Әхмәдиев. Күрсәгез иде ул затсызларның исәнгерәп калуларын! Суга баткан чебеш кебек иде кыяфәтләре. Р.-Н.Гүнтәкин Исәнгерәп китү Кинәт, уйламаганда исәнгерәү. Гомерендә бер дә төш-мөш, ырым-шырымга ышанмый торган Газиз әлеге төштән исәнгерәп китте ---. Ә.Салах Исәнгерәп тору Ниндидер вакыт дәвамында исәнгерәгән хәлдә булу. Шаһгали исә, ни уйларга да белмичә, бик озак исәнгерәп торды. Р.Зәйдулла. Гөлсара каз бәпкәсе шикелле пипелдәгән трубканы тоткан килеш бермәл исәнгерәп торды. Л.Лерон Исәнгерәп яту Озак вакыт дәвамында исәнгерәгән булу. Күпмедер вакыт исәнгерәп яткач, урамга чыккалый башладым. Ф.Яруллин Исәнгери төшү Тагын да ныграк исәнгерәү. Балалар бакчасына килеп, елап, күзләре шешенеп беткән кызын күргәч, Венера тагын да исәнгери төште. З.Фәйзи |