ИСӘ’Н БУЛ (БУЛЫГЫЗ) ы. Саубуллашканда, кемнең дә булса саулыгына атап тост әйткәндә яисә берәрсе төчкергәндә сәламәтлек, исәнлек теләү. Юл читендә кар кисәкләре торалар тезелешеп. Барысы да иелеп калалар: «Хуш, исән бул!» – диешеп. Ш.Бабич. Тәһарәтен яңартып керде дә, күрешмәсәк, исән булыгыз, дип, мәҗлескә китте. Г.Ибраһимов. Фатыйма старшинага кулын сүзды: – Сез дә, иптәш Зәбиров, исән булыгыз. Г.Әпсәләмов |