ИСӘН-АМАН рәв. к. исән-имин. Бу күренешләр барысы да аның --- туган-үскән иленә исән-аман кайтып җитәчәгенә ышандыралар иде. А.Хәлим. Районның киләчәге нинди булуда бу хатынның хәбәре юк, ул бары тик четерекле хәлдән исән-аман котылу --- турында гына хыяллана --- иде. М.Маликова. Бибисаның әнисе, икесенең берсенә чык, ди. Аңа кем дә бер, димәк, кеше теленә кергән кызыннан исән-аман котылырга гына кирәк. С.Сөләйманова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә