ИСӘН с. 1. 1) Тере; киресе: үлгән. Бибиәсма җиңгәчәй дә исән чагында миңа гел шулай ди торган иде. Син тач әниең, коеп куйган Шәмсемаһи ди ие. Р.Ишморат. Әгәр атаң мәрхүм исән булса, ул да сиңа шундый ук сорауларны бирер иде. А.Шамов. [Иремнең] Тугызынчы майда язган хаты Берлиннан килгән иде. Җиңдек, мин исән, дип балаларча сөенеп язган иде. Бер атнадан чех җирендә харап булган, мәрхүм. М.Галиев 2) Сау-сәламәт, таза; авыру булмаган. – Исәнме, Баязит абый? – ди Мирзанур. – Бик исән, энем, хуш киләсең, – ди бу. Р.Ишморат 3) Зарарланмаган. «Бүген кич туры монда килимме?» – дип сорады Линар гади генә. Ничек кенә текәлеп караса да, Алтынчәч аның исән сул күзендә дә, үз-үзен тотышында да дулкынлану сизмәде. М.Маликова. [Фәйрүзә] Сызлаган кулын юрган астыннан алды да уралган ак чүпрәккә аптырап карады. Исән кулы белән йөзен, чәчләрен сыпырды. М.Галиев 4) Зыян-зарарсыз, бөтен, җимерелмәгән, ватылмаган. Аушева автовокзал ягыннан кайтып килгән. Койманың нәкъ менә бөтен такталары да исән турысыннан үтеп барганда атканнар аңа. З.Фәтхетдинов 5) Югалмаган, юкка чыкмаган, үз урынында сакланган. Чишеп карый Сәфәргали [капчыкны], комсомол билетлары исән. М.Әмир.– Әле син минем портретны ясау фикереннән ваз кичмәдеңмени? – Ю-у-ук! Син үзең вакыт тапмадың ич. Кая әле, теге киндер исән булырга тиеш! М.Маликова. – --- ә берсекөнгә --- мунчага минем мылтыкны китер. Исәнме ул? – Исән. В.Распутин 2. рәв. мәгъ. 1) Тере килеш. Госпитальләрнең берсендә беренче мәртәбә күзен ачканда, Зиннәт үзенең исән калуына бик гаҗәпләнде. Г.Бәширов. Хәлбуки һәлакәттән соң кыргый җанварларның да бик азы гына исән калды. Р.Фәизов 2) Сәламәт, таза килеш. Өскә алдым туган ил каршында Аның исән, таза үсүен. М.Җәлил 3) Зарарланмыйча, җимерелмичә. Янып кара көйгән йортлар арасында, ничектер, берьялгызы исән калган чүлмәк башлы өйнең капкасыннан кергәндә, зениткалар якын гына дөпелдәтә башлады. И.Гази. Беркөн ул, янган өйгә барып, сәләтле куллары белән Мәүлиха әбинең исән калган ярты өен тәмам тораклык хәленә китерде. Ә.Фәйзи. Цивилизацияле Европа вәкилләре – инглизләр әнә Һиндстанны калдырганда, Таҗ мәхәлне җимереп китмәкче булалар. --- шулай да исән калган бит Таҗ мәхәл. М.Галиев 4) күч. Гамәлдә, яшәештә, законлы нигездә. Совет исән булса, аты да булыр, сыеры да булыр. М.Гали 3. и. мәгъ. Тереклек иткән, дөньялыкта булган дәвер, яшәгән чак. [Бакыйга] Исәннәрнең бар мәшәкате, ыгы-зыгысы чүп кенә булып тоела ---. М.Маликова. Исәннәргә зират тирәсендә тору авыр. М.Галиев 4. хәб. сүз. функ. Берәр нәрсәнең хәзерге вакытта та булганлыгын яки барлыгын белдерә. Бензин белән эшли торган моторлы беренче автомобильләр әле дә исәннәр ---. М.Хәсәнов ◊ Исән генә торасыңмы сөйл. Күптән билгеле хәлне яңалык итеп сөйләгәндә, гаҗәпләнүне, ризасызлыкны белдереп әйтелә торган җавап сүзе |