ИСӘ ф. 1. 1) бор. Хәзерге телдәге булса мәгънәсенә туры килгән борынгы ир тамырыннан ясалган ярдәмче фигыль. Җәйнең туктаусыз хәзмәте бик ардырмыш исә дә, халыкның күңеле күтәренке, йөзе шат иде. Г.Ибраһимов // Борынгы мәгънәсе хәзерге телдә алай исә (алайса), юк исә (югыйсә), я исә (яисә), әйттем исә кайттым тезмәләренең состав өлешендә сакланып калган. Бәхетең бар икән инде, бәхетең юк исә, Әнвәр шикелле егеткә гомердә бара алмас идең. Г.Камал. Самат!.. Кычкырма инде. Әйттем исә кайттым. Әнә кешеләр борылып карый башлады. Г.Гыйльманов 2) Үткән заман хикәя фигыльгә кушылып шарт фигыль ясый (баш җөмләдә белдерелгән эшнең иярчен җөмләдә белдерелгән эштән соң тиз арада башкарылуын аңлата). Исенә бернәрсә килеп төште исә, хәзер шул минут ук эшли дә ала. Г.Камал. Күктә болыт әсәре күренә башлады исә, шул әтәч читән өстенә очып менә дә канатларын җилпеп кычкырырга тотына. М.Галәү 3) диал. Сүзнең яки фикернең дөреслегенә бик үк ышанып җитмәгәндә, чамалап кына әйтүне белдерә. Берәр юләрдән килгән хаттыр шунда, юк исә, юләр булмаса, мондый сүзләр язар идемени? Г.Камал 2. терк. функ. Әйтелә торган сүзләрне алдагы фикергә каршы кую өчен кулланыла; әмма, ә. Кичке кояш пыяла заводы посёлогын алсу нурга коендырган. --- Малайның исә кояшта хәбәре юк. М.Маликова. [Ваня] Ашханәгә барып йөрми, иртән чәй куеп эчә, --- кичен исә кара ипигә тоз сибеп ашый иде. М.Галиев. [Хәбир] Хәтмулла картка текәлеп карап тора башлады. Ә карт исә, малайның туры карашыннанмы, башлаган уй очын төйнәп бетерепме, кулларын халат итәгенә сөртә-сөртә, атлар янына кереп китте. Г.Гыйльманов |