ИС-АҢ и. к. ис-акыл ◊ Ис-аңны җыю к. ис-акылны җыю. Малай ис-аңын җыеп торып басты. Авызын каплап, чайкала-чайкала кире урман эченә атлады. Н.Гыйматдинова. Ис-аңны югалту (җую) к. ис-акылны югалту (җую). Алла исемне-аңымны югалтырга ирек бирмәгәндер, күрәмсең ---. З.Фәйзи. Нигә ис-аң җуеп Нәзергә барды икән? Н.Гыйматдинова. Искә-аңга килү Аңлап алу, төшенү. Ул [Кәшифә әби], --- иртәнгә кадәр йоклап, күңелсез уйлардан арына, искә-аңга килә алмаммы дип, одеялын башыннан ук бөркәнеп куйды. З.Фәйзи. Истә-аңда булмау (Берәр нәрсә) хәтердә бөтенләй булмау, ул турыда уйламау. Истә-аңда юк Бөтенләй хәтердә булмаган, бөтенләй уйламаган кешегә яки аның турында әйтелә. Кара син аны, юньсезне, гомерендә исендә-аңында юкны. Каян бүген генә уена килде икән? М.Шабай |