ИС-АКЫЛ җый. и. Зиһен, аң, хәтер. Татарда – сизгерлек, татарда – ис-акыл ---. Ә.Мәхмүдов

Ис-акыл бетү Нык курку, аптырау нәтиҗәсендә нәрсә эшләгәнен аңлый алмау хәленә килү. Сукмак аркылы бер кеше сузылып ята, карыйм – Фәхри! --- Тәне бөтенләй суынган. Исем-акылым бетте. Г.Ибраһимов. Ис-акылга килү к. ис-акылны җыю. «Ризыкка туйгач кына китеп барды бит!» – дип, әтиләре, әниләре үлгәч, бик озак ис-акылга килә алмыйча тинтерәп йөрде. Р.Мулланурова. Ис-акыл китәрү (җибәрү) Бик нык гаҗәпләндерү, хәйран калдыру, шаккатыру. Ифрат шәп исле духилар сөртенеп, шатырдаган ефәк чапан, матур чалмадан килеп кереп, хатын-кызларның исен-акылын китәрә икән ул… Ш.Камал. Шул мәлне Тимерханның исен-акылын китәрерлек тагын бер хикмәт булды. Г.Ахунов. Ис-акыл китмәле (ис тә, акыл да китмәле) диал. Искиткеч, гаҗәпкә калырлык, хәйран калырлык, шаккатарлык (шәп, бай, матур һ.б.ш.). Ис тә, акыл да китмәле! Ничек чыдый бу ир-ат? К.Нәҗми. Ис-акыл китү Бик нык гаҗәпләнү, хәйран калу, шаккату. Ул яңалыкларны ишеткәч, Миңкамал абыстайның тагын бер тапкыр исе-акылы китте. А.Шамов. Бу тамашага бөтен сарай әһеле ис-акыллары китеп, тәмам хәйран вә вәйран булып калалар. Ә.Еники. Бала туганнан бирле бианасы кулында, дигәч, ис-акыллары китте, малакаем. Ф.Сафин. Ис-акылны алу (исен дә, акылын да алу) Гаять дәрәҗәдә гаҗәпләндерү, хәйран калдыру, сокландыру. Һәм шул тынлыкта Университет урамы белән Уңъяк Болак чатында кинәт пәйда булган хәрби патруль анархистларның ис-акылын алды ---. З.Фәтхетдинов. Ис-акылны алырлык Гаҗәеп, бик матур. Гади ишегалды гына түгел, тигез-матур аллеялары, аллы-гөлле чәчәк түтәлләре, --- белән ис-акылны алырлык гаҗәеп парк-бакча иде бу. З.Фәтхетдинов. Ис-акылны җыю Зиһенне, уй-фикерне туплау, берәр нәрсәне аңларлык хәлгә килү. – Безнең юллар бер тарафка икән, – диде, ниһаять, исен-акылын җыеп өлгереп Сабадырев. З.Фәтхетдинов. Рәхимҗан ис-акылын җыеп өлгергәнче, халык ташкыны аны гайрәтләнеп коймага таба кысрыклады ---. Н.Гыйматдинова. Ис-акылны югалту (җую) Гадәти психик халәтне югалту, нәрсә эшләгәнне аңлый алмау. --- һич көтелмәгән бу очрашу, бу сәер охшашлык аны шундый тәэсирләндерде ки, Чыңгыз хәтта исен-акылын җуеп торды ---. З.Садыйков. Менә Муллагали күргәне исең-акылыңны җуярлык. И.Сирматов. Исе-акылын җуяр дәрәҗәгә җитеп, булган мәхшәргә карап торганда, беренче булып, Ислам сүз катты. М.Хәбибуллин. Исең-акылың китәр (киткән) Кемнең яки нәрсәнең дә булса гадәттән тыш яхшырак яки, киресенчә, начаррак икәнлеген белдергәндә әйтелә. Адәм баласы, эшләмичә яшәр өчен, ниләр генә кыланмый. Исең-акылың китәр! Х.Камалов. Фәриснең [Фираяга] җан ачуы чыкты. «Шул тимер җене кагылган сары пышлакка исең-акылың киткән икән!» А.Вергазов. Искә-акылга килмәгән Бөтенләй уйда, күңелдә булмаган, һич уйламаган. Авыргач, сәламәт чакта искә-акылга килми торган нәрсәләр турында уйлыйсың. Г.Әпсәләмов. Искә-акылга килү Аңга килү, һушны җыю; нинди дә булса яхшы яки начар тәэсирләр йогынтысыннан айну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә