ИС II и. 1) Элек булган истәлекләрне, тәэсирләрне, баштан узганнарны аңда саклау һәм яңарту сәләте; хәтер. Минем кечкенә чагымда Иске Абзанда булганым бар иде. Мин аны белмим, хәтерләмим, тик зур кара тараканнан куркып елавым гына истә калган. Ә.Еники. Исегездә микән, иптәш директор, моннан өч ел элек сезне минем бүлеккә фәнни хезмәткәр итеп куйганнар иде. Ф.Яруллин. – Хәтерегездәме, Рахман Галимович, өченче класста укыганда, миннән, тавык алдан барлыкка килгәнме, әллә йомыркамы, дип сораган идегез? – Исемдә, исемдә, Рәхилә апа. Н.Әхмәдиев 2) исемдә тарт. форм. у.-в. кил. Ядәч аерганда: уенда катнашучыларның берсе икенчесенең кулыннан әйберне алганда, уенны онытмавын белдереп әйтелә торган сүз. Әйе, ханым отарга ашыкмады, ләкин егет берәр әйбер сузган саен, ул, сөйкемле елмаеп кына: «Исемдә!» – дип әйтергә дә онытмады. Ә.Еники 3) диал. Акыл, зиһен, аң. Картның әле бер-ике ел яшәренә өмет бар: йомышына үзе йөри, исе дөрес. Н.Исәнбәт. Бичараның үләр вакытына кадәре исе дөрес булган ---. М.Гафури ◊ Ис аву 1) Һуштан язу, аң югалту, һуш китү. Исем авып китте. Х.Сарьян. --- күкертле водород күбрәк булса, аңны җуярга мөмкин, плеврит, көзән җыеру, ис аву кебек авыруларга китерә. Р.Мостафин; 2) Кемгә яки нәрсә дә булса бик нык соклануны белдергәндә әйтелә. Ис алу 1) Һушка килү, аңга килү, зиһен җыю. Бер сүз әйтә алмыйча, миңа текәлеп калды. Ис алырга мөмкинлек бирергә кирәкми иде. «Мөмкинлек биргәндә танып кал: син үтердеңме?» – дидем мин. Х.Сарьян. Мөгаен, Денис Иванович та бераз каушаган булгандыр. Менә бит бераз ис алгач кузгалды, торып басты. Ә.Баян; 2) Һуштан яздыру, аңны югалттыру. Ул кычкыра башлаган иде, Таһир аның башына сугып исен алды. М.Әмир; 3) к. ис җибәрү. Әле дөньяны яңа гына таный, аңлый башлаган Рузалиянең шундый тирән уйлар, шигъри хисләр эчендә бәргәләнүе Әнсарның исен алды. Х.Ибраһим; 4) диал. Физик зәгыйфьлектән яки матди кысынкылыктан соң хәл яхшыга үзгәрү; берәр төрле киеренке хәлдән соң тынычлану. Мал-туар бер атна арасында ис алды, хәтта сөт тә артты. Б.Камалов; 5) диал. Тәҗрибә туплау, чынбарлыкны тирән аңлау. Исе дә китми Уйлап та карамый, бернинди әһәмият бирми. Сөһәйлнең исе дә китмәде: – Йа Илаһи, амин! – дип, дога япты да шуның белән бетте. Ф.Яхин. Исемә дә кереп чыкмый Уйлап та карамыйм, бар дип тә белмим. Исемә дә керми к. исемә дә кереп чыкмый. Сөям сине, сөям сине, белмисең; Әллә яратып сөйгәнгә, Исемә дә кермисең. Җыр. Исемә ике кереп бер чыгасың к. исемә дә кереп чыкмый; исемә дә керми. Исем китте (бик) Илтифат та итмим, игътибарга алмыйм. Исем китте, ди, язмагаең! К.Нәҗми. –Уф! – дип куйды Фәрит. – Бу чаклы көнчедер дип уйламый идем. – Ха! Көнләште, ди, бик исем китте ---. Ф.Яруллин. Исенә дә кереп чыкмый; исенә дә керми Уйлап та карамый, бар дип тә белми. Исенә дә кертеп карамау к. исенә дә кереп чыкмый, исенә дә керми Нәрсә уйлый икән Зитта минем турында? Әллә исенә дә кертеп карамыймы? Х.Камалов. Исенә төшкәч, исе киткән 1) Гамьсез, ваемсыз кешегә карата әйтелә. Исләремә төшсә, исем китә, Исемә керсә, башым әйләнә. Г.Тукай. Ялан җирләрдә генә үсә ай кушкаен, Яфраклары ла җилгә бәйләнә. Исләремә төшсә, исем китә, Төшләремдә башым әйләнә. Җыр; 2) Ишеткәнен, күргәнен соңарып аңлаган кешегә карата әйтелә. Безнең абыйның шулай исенә төшсә, исе китә торган гадәте бар. Ф.Яруллин. Исендә дә юк 1) Бөтенләй оныткан. Әнә минем әти кайтмады. Беләсең килсә, кайту түгел, хат та язмый. Исендә дә юк. З.Хөснияр. --- баланы таза, нык, күндәм итәр өчен, аны җилгә, яңгырга --- алып чыгарга кирәк имеш. Шулай уйлаган иде шикелле ул – хәзер исендә дә юк инде. Ә.Еники; 2) Берәр кеше яки нәрсә турында бөтенләй уйламау, игътибарга алмау. Югалып калу хатынның исендә дә юк иде. М.Хуҗин. Язучы чакырып китергәч, юри тавышланып эшлим мин, --- ә язучының исендә дә юк, өстәлдән башын да күтәрми. Ф.Шәфигуллин. – Менә моны күрдеңме? – диде [Фая], ике йодрыгын Идрисов йөзенә китереп. Лейтенант тәмам каушап калды, ни әйтергә белмәде, начар ният исендә дә юк иде бит. Х.Камалов. Исеңә дә кертәсе булма Нәрсәне дә булса эшләргә кирәк түгеллеген искәртеп әйтелә. Ничек инде ул «төкерергә»? Исеңә дә кертәсе булма, сердәшем. Сора, бирмиләр икән, судка бир. А.Шамов. Исеңә төшәр Ялгышканың, хаталанганың өчен соңыннан үкенерсең, дип кисәтү. Алмалары, хөрмәләре кызарып пешәр әле, Бүген исеңә төшмәсә, иртәгә төшәр әле. Җыр. Исең дә китәр, акылың (гакылың) да бетәр к. исең-акылың китәр Каршы чыксам, исем дә китте, гакылым да бетте. Г.Ибраһимов. Исең киткән (икән) 1) Юкка аптырыйсың, игътибар итмә. – Әй сеңелкәш, – диде Хөснетдин, – исең киткән икән! Ш.Камал; 2) Аптырама, курыкма (берәр яңа хәлгә аның гади һәм мәгълүм эш икәнен аныклап әйтелә). Һи! Исең киткән икән, алар көлмәсәләр, илтифат итмәсәләр, малаеңның икенче бер һөнәре юкмыни! Г.Камал. Янгураз кыенсынып: – Мин алай бии белмим шул, – диде. – Исең киткән икән, мондый буталышта сине кем күрә? Өйрәнерсең! Т.Әйди. Исең киткән иске чикмәнгә 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса бик нык соклануның, гаҗәпләнүнең нигезсез, урынсыз икәнлеге турында. Мине елап җибәрер дип уйлагандыр әле. Исем китте иске чикмәнгә, сер биреп торам, ди, шул кәгазь кортларына. Р.Вәлиев. --- минем Шәрәфкә үпкәләп йөргән көннәрем. Шуны Җәмиләгә сиздерсәм, белеп торам, авыз ерып көләр генә: – Исең киткән иске чикмәнгә. Менә күрерсең, итекләрен шакылдатып килеп җитәр әле, – дип әйтер. Л.Ихсанова. Вәзыйх ялынмый, эчтән генә үзен батырайта: сиңа теләнеп барырга тагы, тот менә. Бик исем китә иске чикмәнгә. Х.Камалов; 2) Нинди дә булса искергән әйбергә яки көне кадерсезгә калган кешегә карата әйтелә. Исең китәр Кемгә яки нәрсәгә дә булса сокланып яки гаҗәпләнеп әйтелә. Кызлары бик чибәр, исең китәр. Г.Камал. – Шулхәтле үчле, эчле кешеләр бар, исең китәр! – диде Каләмгөл. М.Маликова. Иңемә һөд-һөд кошы килеп кунды да: «--- бәхетең алда!» – дип сайрап җибәрде. Исләрең китәр! Т.Әйди. Исең китмәсен «Бер дә гаҗәпләнмә; аптырарлык ни дә юк» мәгънәсендә. – Хәйбулланы яратучылар дөнья тулы, бер дә исең китмәсен, – диде. Ш.Камал. Исе таралу Гайбәт, сүз таралу. Бу очракта тимерне кызуында сугарга кирәк иде, чөнки озакка сузган саен, районда сүз күбрәк үрчи, тәмсез исе ныграк тарала. М.Маликова. Исе чыгу Берәр эш-гамәл турында сүз чыгу, сүз таралу. Психушкага учётка алдылар сине... Әгәр андый-мондый эшең беленсә, исе чыкса, шундук юк итәләр, белеп тор. А.Гыйләҗев. Ис җибәрү Гаҗәпләндерү, шаккатыру, таң калдыру. Закир Челлит, айга фәлән тәңкә генә алса да, --- малаена самокат алырга җыена икән, ди. Һи! Исне җибәрде! Самокат, имеш. Ф.Шәфигуллин. Халыкның исен җибәрерлек итеп эшләргә иде исәбе Зөбәрҗәтнең. З.Вәли. --- бу мөһергә швейцарның әз генә дә исе китмәде: – Аның белән генә безнең исне җибәрә алмассың! – диде. С.Җәлал. Ис җую 1) Һуштан язу, аң югалту. Әлеге исләрдәнме, әллә икенче берәр нәрсәдәнме, Гуськов исен җуярдай хәлгә килде. В.Распутин. Айгырның аягы шартлап сынды, --- моны --- ир-ат халкы күреп, әүвәл исләрен җуеп тордылар. Ф.Сафин. Күз аллары караңгыланып, исен җуяр хәлгә җиткәч, Шаманның гәүдәсенә кемдер кагылды. Р.Зәйдулла; 2) Аңлый алмау, төшенмәү. Шәрәф ---, тыныч күл өстенә төшкән таш кебек, авыр-авыр сүзләр ыргыта башлады. Бүлмәдә бомба ярылдымыни?! Исен җуйган халык аңына килгәнче, Игнатьев авыр гына урыныннан кузгалды. Л.Ихсанова. Ис җыю 1) Хәл җыю, көч җыю, ял итеп алу. Кара канлы тереклек диңгезендә Исен җыйды батыр ауган җирендә. Н.Исәнбәт; 2) Зиһенне, уй-фикерне бер ноктага туплау, берәр мәсьәләнең серенә төшенерлек, берәр нәрсәне аңларлык хәлгә килү. Беркөнне кинәт авыл уртасында безнең танклар күренде. Немецлар арасында буталыш, ыгы-зыгы купты, --- ләкин алар бик тиз ис җыйдылар. Х.Камалов. --- безнең егетләр күпер астыннан чыгарга ашыкмадылар. Исләрен җыеп, үзалларына уйланып, сүзсез генә утыра бирделәр. Ә.Еники. Куркуыннан карга сеңгән карт, күзен йомган килеш, көпшәсен карачкыга юнәлтеп, мылтык тәтесенә басты. Шул килеш исен җыя алмыйча, байтак вакыт үтте. Я.Зәнкиев. Ис итмәстән (итмәгәндә) Кинәт, көтмәгәндә, уйламаганда. Ис итмәгәндә генә берсе, үч итеп, билеңә сугып җибәрдеме әллә, дип уйладым. Ш.Камал. Аны күңеле белән яратулары, шуннан соң аерылышып берничә еллар үткәч, ис итмәгән чакта аның яңадан килеп чыгуы Газизәне уйландыра. Ш.Камал. Ис кайту к. искә килү. Исем кайтканда, иң әүвәл ерактан бик әкрен генә, «мунча кергәнмен икән...» дигән уй килде. Х.Сарьян. Ис капчыгы Акыл, зиһен. Кабер якасына баскан бу бабай ни сөйли алсын? Ис капчыгы аның күптән тишектер инде. Р.Зәйдулла. Искә алу 1) Берәр нәрсәне исәпкә, игътибарга алу, истә тоту. Тик бер кешенең уй-кичерешләре искә алынмый, ул да булса Зиләйлә иде. М.Маликова. Ә ак патша Александр, башкорт-татарларның батырлыгын искә алып, шул походта катнашучыларга Урал даласыннан күп җир бүлеп бирә. Х.Камалов; 2) Санлау. Ярлыны берәү дә исе китеп искә алмый. Ш.Камал. Безне искә алып, кешегә санап килүеңә бик рәхмәт. А.Шамов; 3) Хәтергә төшерү, күңелдә яңарту. Хәтереңә яхшы сеңдер, бүген булмаса, иртәгә искә алырсың дигәндәй, әледән-әле үзенең, чәй урынына кайнар су белән ипи ашап булса да, укуын ташламавын искә алып сөйли. З.Вәли. [Мәсрүрә апа] Рәдиф аерып җибәргән киленен искә алды. В.Нуруллин. Кыз бала иң хәлиткеч минутларда энесен исенә ала. Н.Әхмәдиев; 4) Хәтергә төшереп сөйләү. Бабайның, борынгы вакытларны искә алып, ниләр сөйләгәне Исмәгыйльнең хәтерендә дә сакланмаган. Г.Гобәй. Авылда шулай бит ул: бер ялгышың гомереңә җитә, үзең үлгәч тә һаман иң беренче итеп шуны искә алалар. М.Маликова. Биюш белән Фирәвия яшьлекләрен рәхәтләнеп искә алдылар. М.Хуҗин; 5) Берәр кешене яки нәрсәне атау, исемен әйтү, исемен күрсәтү. Нәгыйм үзенең гаризасын Фәтхи сораганнан соң гына бирергә дип уйлап куйган иде. Ләкин аны искә алучы да булмады. Ш.Камал; 6) Кемне яки нәрсәне дә булса аерып күрсәтү. Болар арасында Татар дәүләт опера театрының художество җитәкчесе һәм баш дирижёры С.С.Бергольцны аерым искә алып үтәргә кирәк. М.Җәлил; 7) Кемнең дә булса хөрмәтенә бәйрәм, тантана үткәрү. Әллә соң Каләмгөлне үзебезчә искә алыйк микән? Әйтик, аның истәлегенә багышлап матур гына бер кичә үткәреп алырга булыр иде. М.Маликова. Искә алынган Берәр чыгышта, мәкаләдә һ.б.ш.ларда әйтеп үтелгән. Искә алып куй Нәрсәне дә булса онытырга ярамавын искәртү. Син моны исеңә алып куй. Кирәк булыр, акыл бу сиңа. Н.Исәнбәт. Искә дә төшми Уйга да, хәтергә дә килми. Искә (дә) кертмә Ул хакта, ул турыда уеңа да китермә, уйлап та карама. [Фашистның] Маңгаена атып, Миен чәчрәтмичә, Котылуны кертмә исеңә. Ф.Кәрим. Искә кертеп чыгармау 1) Берәр нәрсә турында бөтенләй уйламау, хәтергә дә алмау. Ник «хәер-дога» дигән нәрсәләрне исегезгә кертеп чыгармыйсыз? Ф.Әмирхан; 2) Нәрсәнедер үтәргә җыенмау. Кош халкы чигенүне исенә дә кертмәде. Г.Хәсәнов. Искә кертмәү (кереп чыкмау) Кемдер яки нәрсәдер турында бөтенләй уйламау. Менә аның исенә дә кереп чыкмый, өч ятып, бер төшенә дә керми, ичмасам! М.Гафури. [Зифа:] Әйтү түгел, Галләм исемә кереп тә чыкканы юк. М.Фәйзи. Искә керү к. искә төшү (1 мәгъ.). Аның, Газизен исенә дә кертмичә, яшь кияү белән тагын да матуррак гомер итү мөмкинлеге каенананың көнчелеген янә күпертеп узды. Г.Бәширов. – Улым, биш ел буена бер дә хатың-хәбәрең килмәде, – дип әйтергә җөрьәт итте Миңҗамал карчык. – Бер дә исеңә кермәдекмени соң? Ф.Яхин. Тормыш йөген тарту, хатынга ярдәм итү, бала тәрбияләү кайгысы аның исенә кермәде. Ә.Моталлапов. Искә (дә) килмәгән, төшкә (дә) кермәгән 1) Көтелмәгән, уйланмаган; 2) Бик сирәк, ят, сәер хәлләр яки күренеш турында. Патша кызын тазга бирделәр, ди, кырык көн, кырык төн туй булды, ди, ул анда кунаклар, ди, аш-су, ди, әллә нинди искә дә килмәгән, төшкә дә кермәгән тәмле-тәмле сыйлар, ди. Әкият. Искә килү 1) к. искә төшү (1 мәгъ.). Әсма белән танышкан мәҗлеснең кадерле хатирәләре искә килделәр. Ф.Әмирхан. [Зиттаның] Шунда ук күпме вакыттан бирле җанын төрле борчулар кимергәне исенә килде. Х.Камалов; 2) Һушка килү, үз-үзеңне һәм тирә-якны сиземләү, аңлау хәленә кайту. Исенә килгәч, үзенең нишләп болай бусага төбенә чалкан ятуын тиз генә аңлый алмыйча азапланды Майкап. К.Миңлебаев. ...Нәкъ шушы урында Кәрим абзый --- бертын сыны катып ятты, аннары кинәт исенә килде. Ә.Еники. Берничә көн һушсыз яткан баланың мие селкенгән икән. Суырылып, күз төпләре күгәреп чыккан бала, исенә килгәч, тәрәзәгә карап тора… Я.Зәнкиев; 3) Тирән уйга бирелүдән, тәэсирләнүдән айну. – Настя, без тагын очрашырбыз микән?! – дип каушабрак кычкырды Әхмәт, кинәт кенә исенә килеп. М.Хуҗин. [Рәхилә] Кинәт исенә килеп, идәндә таралып яткан киемнәрен җыеп алды һәм күз яшьләренә тыгылып киенә башлады. Ф.Сафин. Кино белән мавыгып киткән Алтынчәч сизми дә калган, берзаман исенә килсә, аның иңбашы егетнең беләгенә терәлгән һәм үзен бу хәлендә бик рәхәт хис итә икән. М.Маликова; 4) Аңлап алу, төшенү, абайлау. Директорның җиңеннән тартырга өлгерә алмый калдым, ---. Исемә килеп, кире йөгердем. Н.Әхмәдиев. ...Хәбир, үзе дә сизмәстән, Тәүгизнең яңагына чалтыратып җибәрде. Малай кинәт кызарды, исенә килә алмыйча, бертын аптырап, --- әтисенә текәлеп торды. Х.Камалов; 5) Хисләрдән, теләк-омтылышлардан баш тарту, аек акыл белән уйлау. – Фаяз абый, үләм, мин сине яратам! – дип, уттай сулыш белән пышылдады. – Зөмәрә, Зөмәрә, исеңә кил! – дип тәкърарлады Фаяз. Х.Камалов; 6) Берәр төрле башкарылган эшнең яки ниятнең ялгышлыгын аңлау, аны төзәтергә омтылу. Искә китерү 1) Берәр нәрсә турында уйлау, хәтергә алу. --- Әнвәр үз хәленең болай яшь коюдан яхшырмаячагын, хәзер болай өзгәләнү берни дә бирмәячәген исенә китерде. Х.Камалов; 2) Һушка китерү, аңга китерү. Зиттаның чыңлап көлүе ишетелде, шул тавыш Мостафинны исенә китерде. Х.Камалов; 3) Үз-үзен тотышын, холкын үзгәртергә, төзәтергә мәҗбүр итү. – Мәйданга! – дип кычкырды Гыйльметдин, һаман үзен кулга алырга өлгермәгән Мәхмүтне исенә китерергә тырышып. Ф.Сафин. Искә төшерү 1) Элек күргән яки белгән нәрсәләрне, кешеләрне, булган вакыйгаларны хәтердә, күңелдә яңарту, шул турыда искә төшереп уйлау. Әнисе әле улларына сукранып та алды: – Әтиегезнең йөрәгенә тоз салып, һаман-һаман сугышны исенә төшереп утырмасагыз да ярар иде инде, – диде. М.Маликова. Үзеннән алда эшләгән шофёрны, бер кыек сүз ычкындырганы өчен, дүрт ел ярымга төрмәгә тыгуларын ул бик еш исенә төшерә! А.Гыйләҗев. Әниемнең әйтергә ярата торган, күңел тапмак – бер калҗа, дигән сүзләрен ник кенә исемә төшермәдем икән. Л.Ихсанова; 2) Кайчандыр күргән-белгәннәрне хәтердә яңартып сөйләү. Шулчак лейтенант күрше «Хоттабыч»ның хикәятен исенә төшерде. З.Фәтхетдинов. Баграков Мостафин белән төне буе сөйләшеп утырдылар. Баштан кичкән хәлләрнең бөтенесен тәфсилләп искә төшерделәр. Х.Камалов; 3) Берәр нәрсә, вакыйга, кеше турында онытмаска, хәтердә тотарга кирәклек турында кисәтү. Кәефе киткән ана, тавышын күтәрә төшеп: – Кәстүмеңне ясатыр булсаң, мастерскойга барып кайт, – дип исенә төшерде. З.Вәли. – Кайчан туган соң ул? – дип сорады Фидая. – Моны мин сиңа түгел, син минем искә төшерергә тиеш идең, – диде Җәгъфәр Латыйпович. М.Маликова. Ул туйда да шулай әледән-әле үзенең комсомол секретаре икәнен исенә төшерә ---. Р.Кәрами; 4) сөйл. Кемне дә булса кылган явызлыгы өчен үч алачагын кисәтү. Мин моны оныта алмам! Гомер булса, бер аның исенә төшерермен! Г.Ибраһимов; 5) Берәр нәрсә яки кеше булып күренү, берәр нәрсәне яки кешене хәтерләтү. Караңгы бүлмәләр, агач орнаменты белән эшләнгән иконалар, гравюралар урта гасыр монахларының тормышларын искә төшерәләр. Г.Гобәй. Искә төшү 1) Үткәннәр хәтергә килү, хәтердә яңару. Шул хакта сорарга дип авызын да ачкан иде, Рамиләнең яңарак кына: «Безнең кайсыбыз оялырга тиештер бит!» – дигән сүзе исенә төшеп, тыелып калды. Н.Әхмәдиев. Зәйнәп әби исенә төшкәч, Сәхиянең күңеленә якты нур бөркелгәндәй булды. Ф.Яруллин. Тагын Фарукшин әйткән сүзләр исенә төште: кешенең бөеклеген аның бөек эшләре билгели. З.Фәтхетдинов; 2) Берәр нәрсә эшләү фикере туу. Синең шул булыр инде. Бернәрсә исеңә төшсә, тынгы бирмәссең. Т.Гыйззәт; 3) Эшләгән эшенең ялгышлыгын аңлап, соңыннан шуның өчен үкенү. Фидаил озак тормады, тиз арада әйләнеп керде һәм, нидер әйтергә кирәк тапкандай: – Исенә төшкән! – дип, гаҗәпләнгән кыяфәт белән башын чайкады. М.Маликова. Ис керү 1) Нинди дә булса уңышсызлыктан, ачы тәҗрибәдән соң аңлы, уяу булу, нәрсәнең ни өчен икәнлеген аңлый башлау; 2) Үсү, өлгерү, дәрт керә башлау. Зөфидә хакында Женядан сорарга оялды Тәүгиз, көләр генә, әһә, ис керә башладымы, дип, күзеңне дә ачырмас. Х.Камалов. Гыйбадулла абзый хәвефтә: әллә егет кисәгенең борынына кызлар исе кергәнме? Г.Ахунов. --- Рәдиф тә, мин дә ул чакта борыннарыбызга кызлар исе кергән, «кызлар» дигәндә җәһәннәмнең аргы ягына барып чыгарга әзер торган егетләр идек инде. В.Нуруллин. Ис китәрү 1) Бик нык гаҗәпләндерү, шаккатыру. --- аның сүзләре шома булып, берсенә-берсе җилемсез ялганып, Рахмановның исен китәрерлек акыллы булып чыга иде. М.Әмир. – Балаларның исен китәрү тәрбияченең сәләтенә кайтып кала, – дип, Нияз аңа каршы төште. А.Вергазов. Бервакыт авылның бик диндар кешесе Садыйк абзыйның исен китәргән әти. Р.Фәизов; 2) Сокландыру, таң калдыру, хәйран калдыру. --- буй-сыны, килеш-килбәте, үзен тотуы, сөйләшүе белән шәкертләр һәм хәлфәләрнең исен китәрде. Ә.Фәйзи. Скрипкачы кыз үзенең уйнавы белән бөтен кешенең исен китәрде. К.Бәкер. Ис китмәстән Артык гаҗәпләнмичә яки сер бирмичә. Ис китү 1) Бик нык гаҗәпләнү, аптырау. Бер иртәдә кыз чәчәкләрнең тәрәзәләргә бизәк булып сыкыланып төшүләрен күреп, исе китә. М.Хуҗин. --- марҗа түтәйләрнең берсе дә дуңгыз карарга дәртсенмәде. Кул гына селтәделәр! Исем китте. М.Маликова. Икебезне янәшә бастырып куйдылар. Яныбызга хатын-кыз, бала-чага җыелды. Бары да исләре китеп безгә карап торалар. М.Әмир; 2) Таң калу, соклану. Бу вакытта Ләйлә шулкадәр матур иде ки, аңа бөтен кешенең исе китә иде. И.Гази. Шул ук минутта мин аны кыз дип тә күрдем. Чибәрлегенә исең китәр. Г.Кутуй. Ул күзләрдә ниндидер хәйран калу, ис китү, хәтта бераз миңгерәүләнеп калу да сизелә кебек. Ә.Еники; 3) Артык игътибар итү, әһәмият бирү. «Луциусның андыйларга гына исе китми лә, тыштан гына ялтырый иде бит ул егет», – дип сөйләштек без – группадаш кызлар. М.Маликова. Киленнәре белән икенче уллары арасындагы мөнәсәбәтләрнең тирәнгә кереп китүен сизенгән кайната белән кайнана телләрен тешләделәр. Авыл халкы исләре китеп берәр атна авыз чайкадылар да туктадылар. Я.Зәнкиев. [Апа] Бу хәлне, әти кайткач, аңа да сөйләп бирде. Әтинең аңа әллә ни исе китмәде: – Барысы кырылып бетмәсә, шөкер инде, – диде ул. Ф.Яруллин. Исләренә дә алмау Уйлап та карамау, хәбәрләрендә дә булмау. Истә дә юк Бөтенләй хәтердән чыккан. Истә калдыру Хәтердә саклау, онытмау. – Аның хәтере яхшы, – диде Зөлфә. – Теләсә нинди әйберне бер күрүдә исендә калдыра. М.Маликова. Истән аву к. ис аву. Зәйтүнә истән авып барган чырай белән җиргә чүгәләп кычкырды. К.Нәҗми. Истән авып яттым ун сәгать. М.Җәлил. Истән җибәрү 1) Кемнең дә булса аңын югалттыру. Беренче сугуым белән аны истән җибәрсәм, икенчесе белән аяктан ектым. Т.Гыйззәт; 2) Оныту. Истән салу диал. к. истән чыгару. Җаным син, алтын алмам ла, Исемдин бер дә салмам ла!.. Г.Кандалый. Истән тайдыру Һуштан язарлык, акылны югалтырлык итеп бик нык гаҗәпләндерү, әсәрләндерү. Ник мине бу хәтле истән тайдыра тик бер кеше? С.Рәмиев. Истән чыгару Оныту, хәтердән чыгару. Группа җитәкчесе Яхъя Каюмович институтның чыгарылыш кичәсендә: «Укытучы икәнегезне бер минутка да истән чыгармагыз», – дигән иде. Н.Әхмәдиев. Хатынын исеннән чыгара алмады ир. Я.Зәнкиев. Ямгырчы бине, нишләптер, барысы да исләреннән чыгарып ташладылар. Н.Фәттах. Истән чыгу (китү) Онытылу, хәтердә калмау. Кайберәүләр, үлсә, еллар үтү белән истән чыга: онытыла. М.Гафури. Гришаның устав та исеннән чыга, ике-өч минуттан тәмле төш тә күрә башлый. Н.Әхмәдиев. Картаясы да, үләсе дә исеннән чыкмады Зөлхәбирәнең. С.Зыялы. Истән чыккан Нәрсәнең дә булса берара онытылып торуын аңлата. – Истән чыккан, дигән булып акланып маташма, барыбер хәйләңне аңладым, – диде Фәтхи. Ш.Камал. – Әсләх бүләге... Кулыңны да, күңелеңне дә тагын да нурландырсын шушы йөзек, дигән иде, бәгырькәем... Исемнән дә чыккан --- диде --- Саура. М.Хуҗин. Истән язу (таю) 1) Һуш китү, аңны югалту. Яртылаш ул тайган исеннән, Шулай да яшәве өметле. М.Җәлил. Тик саташу һәм истән язулардан бөтенләй арынып савыга төшкәндә, ул инде таш калада, зур врачлар карамагында дәвалана иде. Г.Бәширов; 2) Һуштан язарлык, акылны югалтырлык дәрәҗәдә әсәрләнү, тәэсиргә бирелү. Казый әйтте: – Бу үзеңдәге киемнәрне – җөббә белән чалманы салып бир, – диде. Фазыл бу хәрәкәтне күреп, исеннән язды. Борынгы татар прозасы. Истә тору Хәтердән чыгармау, онытмау. --- бер баганага сөялеп торуым, күземә ниндидер кан күренүе, шуңардан куркуым әле дә төшемдә кебек кенә исемдә тора. Г.Ибраһимов. Истә тоту 1) Онытмау, хәтердә тоту. Габдулланың да бу очрашудан күңеле шактый йомшарды, әмма ул үзенең инде «зур үскәнен» истә тотып, сынатмас өчен, күз яше чыгармаска тырышты. Ә.Фәйзи. Ахырдан мин, Зәбидә чәчен тартуын истә тотып, аңа: «Ленар! Сиңа хәрәмләшү килешми икән», – дип, юри төрттереп куйдым. Н.Хәсәнов. Шәһәр урамында бик сакланып йөрергә кирәклеген Гасыйм Сәлахович һәрвакытта исендә тота торган иде. Ә.Еники; 2) Теге яки бу эшне башкарганда, берәр нәрсәне игътибарга алу. – Нәни генә борчуыгыз булса да, врачка барыгыз, – [диде Эльза Бруновна]. – Әлбәттә, әлбәттә ---, – диде Мортаза, ашыгып. – Исемдә тотармын... Барырмын, каралырмын. М.Маликова. Исегездә тотыгыз: барысы өчен дә берүзе эшләргә тырышкан начальник ике җинаять ясый. Р.Кәрами. Ис югалту к. ис җую |