ИС I и. 1) Җисемнәрнең, әйберләрнең борын белән тоеп, белеп була торган үзенчәлекле сыйфаты. Эчтә җылы гына түгел, шулпа исе, кызган май исләре дә җанга рәхәт бирә иде. Акча түләп иснәрлек тәмле исләр!.. М.Әмир. Ә тышның салкын һавасы әчкелтем татлы һәм исерткеч куәтле икән. Яз исе, яз тәме иде бу. М.Маликова. Сәхия әнисен сагынган чакларда шушы сандыкны ача, сабын исләре аңа әнкәсенең исе булып тоела. Ф.Яруллин 2) Углерод янып бетмәү сәбәпле чыккан агулы сөрем газы. --- кичтән мич яккан булганнарие дә --- морҗаны иртәрәк томалаганнар, башка ис тиде. Ф.Хөсни. Мунча эче әле коры ---. Ләкин сизәм: нәрсәдер күңелгә ошамый. Ахрысы, ис бардыр, дигән уй килде башыма. М.Әмир 3) күч. Берәр нәрсәнең булу ишарәсе, башлангыч билгесе, галәмәте, әсәре; алдан белгертә, сиздертә торган күренеше. [Сәгыйдә абыстай] Беренче мәртәбә шул урыннан үгилек исе тойды. Г.Исхакый. [Ул] Теләсәгез ни әйтегез, җәмәгать, милләтчелек исен сизәм мин бу шигырьдән, кебек сүзләрне ычкындыра башлагач, аптырап, Шәрәфкә карадым. Л.Ихсанова 4) күч. сөйл. Берәр нәрсәнең якын арада булу ихтималы билгесе. Хөкем исе аңкый ◊ Исе дә калмау Кем яки нәрсә дә булса бөтенләй бетү, юкка чыгу; эзе дә, әсәре дә калмау. --- бу Сабирда Җәләлнең көткәне, булачак мөдәррисенең исе дә калмаган иде. Г.Ибраһимов. Хатын --- буылып кычкыра башлады. Шул арада яшь мәгъшуканы ай күрде, кояш алды. Минут эчендә исе дә калмады. Х.Камалов. Исе дә чыкмасын Ул хакта беркем дә белмәскә тиешлеге турында. Карагыз аны, курортта ничек бергә очрашкан булуыбызның исе дә чыкмасын. Н.Исәнбәт. Исе дә чыкмау Бөтенләй булмау, күренмәү, ишетелмәү. Алтыннарның эзенә төшәргә нихәтле генә тырышып карамадык, ни аланда, ни яланда, дигәндәй, һич исе дә чыкмый!.. Я ул нәрсәләр монда бөтенләй килмәгәннәр, яисә шундый оста итеп яшерелгәннәр. Ш.Камал. Исе дә юк к. исе дә калмау. [Мисбах] Туры сарайга килде, әмма монда да тайларның исе дә юк иде. Х.Камалов. Исе килү Берәр нәрсәнең билгеләре сизелү. – Нәгыйм, – диде ул, – аның бу сүзләреннән безнең иптәшләр арасына дошманлык орлыгы салырга теләү исе килә. Ш.Камал. Исен иснәп кенә калу Нәрсәгә дә булса өметләнеп торганда, аннан бөтенләй өлешсез калу. Исен (дә) иснәтмәү Барлыгын да белгертмәү, бөтенләй күрсәтмәү. – Сез хәлнең тышкы ягын гына күрәсез шул! – дип, үпкәләгән тавыш белән Вил каршы төште. – Хәлнең эчке ягы да бар. Кечкенә бер шишка-мишкага ярамасаң, ул сиңа запчастьнең, ашламаның исен дә иснәтми. Х.Камалов. Исен иснәү Берәр нәрсә белән өлешчә, беркадәр таныш, аннан хәбәрдар булу. Без бит әле, Аллага шөкер, аз булса да мәдрәсә исен, гыйлем исен иснәгән кеше. Н.Исәнбәт. Исе чыкты Гаеп эше беленү, кешегә сизелү турында |