ИР-ХАТЫН җый. и. 1) Ир белән хатын. Шул көннән алар ир-хатын кебек тора башладылар. Г.Ибраһимов. Бөек Ватан сугышы афәтләре нәтиҗәсендә җәфаланган, ялгыз калган карт-карчыклар, ир-хатыннар, ятим балалар, олыгайган, --- кызлар образлары күбәйде ---. А.Әхмәдуллин 2) ире-хатыны тарт. форм. Ирләр дә, хатыннар да. Бик сусаганнар булса кирәк, авылның бөтен халкы диярлек: ире-хатыны, карты-карчыгы, егет-җиләне, баласы-чагасы – һәммәсе Гыйрфан байның йорты эченә тулган иде. Г.Ибраһимов |