ИРТҮК рәв. сөйл. Иртән үк, бик иртә. Бүген иртүк Виктор Нателланың күршеләре белән сөйләште. М.Маликова. --- мондый кызу урак өстендә Заһидулла агай иртүк басуда булуны үзе өчен беркайчан да бозылмый торган закон итеп алган иде. Г.Галиев. Без иртүк торабыз да атларыбыз янына --- тау битләренә юл тотабыз. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә