ИРТӘСЕН-КИЧЕН рәв. Иртә дә, кич тә, иртән һәм кичен. Инде кияү буласы кеше Зиннәт шикелле бик бетәшеп кайтса, иртәсен-кичен җылы сөт эчерәсе булыр дип әйтеп, --- бер кәҗә дә алдылар. Г.Бәширов. Үзем дә сизәм инде: баланы теләсә кемгә ташлап, иртәсен-кичен өйдән чыгып китүләре бик читен… М.Маликова. Алар, көлешә-көлешә сөйләшеп, урамнан атлыйлар, йөзләрендә – канәгатьлек билгесе, алар иртәсен-кичен дә, бүген-иртәгә дә гел бергә. Ф.Садриев |