ИРТӘСЕН рәв. 1) Икенче көнне, иртәгәсен, бер көн узгач. Ә иртәсен инде урам тулып, Үткәрдек без бәйрәм парадын. Ш.Маннур

2) Иртә белән, иртән. Кыйналган кичнең иртәсендә, башкалар турында хәбәр сөйләр дип, безнең Галиләр Гыйлаҗины арбага салганнар да монда җибәргәннәр. Г.Ибраһимов. Яшәгән саен яшисе килә, һәр кичнең иртәсен, һәр төннең таңын күргән саен күрәсе килә, ди, алар илендә. А.Алиш. Сәрия апасының чат токмач ашларын иртәсен дә, кичен дә берәр чуен шупырып, апаларының прәннек-печеньеләре белән генә сыйланып, Чатан берәр айдан танымаслык булып матурайды. Ә.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә