ИРТӘНЧӘК рәв. диал. Көн башланганнан соң, бераз вакыт эчендә; иртә белән, иртән. Аннары Гаффаров абый --- өч сугыш чукмарына күзләрен күчерде. – Я егетләр, алайса, инде сезне тыңлап карыйк: ничек аңлатабыз бүген иртәнчәк купкан җәнҗалны? Ф.Хөсни. Иртәнчәк Диләрә ханым палубада кемнәрнеңдер кычкырып сөйләшкән-көлешкән тавышларыннан уянып китте. Ә.Еники. Иртәнчәк алдавыч һава тын тора, караганник яфракларында чык җемелди. А.Гыйләҗев |